Линар Әхмәтов, Линар Гыймазетдин улы Әхмәтов (Линар Гимазетдинович Ахметов, 1959 елның 16 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Вәрәшбаш) ― педагогика фәннәре докторы (2010), профессор (2011), КФУ Алабуга институтында Инженерлык-технология бүлеге мөдире. Россия югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2005), РФ Фән һәм югары белем министрлыгының мактаулы остазы (2023)Ахметов Линар Гимазетдинович. Казанский (Приволжский) федеральный университет.

Тәрҗемәи хәле 1959 елда Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туган. Әтисе Гыймазетдин Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронттан үзе хезмәт иткән машинасы белән кайткан, Киров исемендәге колхозда әлеге машинада эшләгән. Әнисе Галия Минзәлә педучилищесын һәм Алабуга педагогика институтын тәмамлаган, Вәрәшбаш мәктәбендә балалар укыткан.

Линар Гыймазетдин улы 8 класстан соң Минзәлә педучилищесының хезмәт һәм сызым укытучылары әзерли торган бүлегенә укырга кергән. 1978 елда Мөслим районы Ташлыяр сигезьеллык мәктәбендә өч ай хезмәт, сызым һәм физик тәрбия укытучысы булып эшләгәч, армиягә алына. Хәрби хезмәтен бетереп кайткач, 1981 елда Алабуга педагогика институтына (АДПУ, 2011 елдан КФУ Алабуга институты) укырга кереп, 1985 елда әлеге вузны «гомумтехник дисциплиналар һәм хезмәт укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган. Язмышын шушы уку йорты белән бәйли. Гомумтехник дисциплиналар кафедрасында лаборант булып эшли башлаган. Лаборанттан соң, ассистент, аннары ― өлкән укытучы, доцент була. 1996 елда Казан дәүләт педагогия институтында аспирантура тәмамлап, педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Шул ук елны АДПУның технология һәм икътисад укыту методикасы кафедрасы мөдире итеп сайлыйлар. 2000―2003 елларда технология-икътисад факультеты деканы булып эшли. 2003 елда Алабуга педагогика университетының беренче проекторы итеп билгелиләр.

2010 елда «Технология укытучысының һөнәри эшчәнлегенең интеграцияләнгән мәгълүмат мохите» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаганАхметов Линар Гимазетдинович. Известные ученые.

Линар Гыймазетдин улы һөнәри белем бирү теориясе һәм методикасы буенча кандидатлык диссертацияләрен уңышлы яклаган 4 аспирант әзерләгән. Галим 100дән артык басма, шул исәптән рус һәм татар телләрендә монографияләр, укыту һәм методик ярдәмлекләр авторы. Халык педагогикасы, халык мәдәниятен өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Республиканың урта мәктәпләре өчен мультимедиа укыту китапларын чыгара. 2015 елдан Линар Әхмәтов КФУ каршындагы докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча махсуслаштырылган диссертация советы әгъзасы булып тораЮбилей празднует Линар Ахметов. Елабужский институт КФУ ВКонтакте, 16.03.2024

«Эврика» студентлар конструкторлык-технологик бюросы җитәкчесеСКТБ Эврика. Студенческие научные кружки.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― Россия югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре 2023 ― РФ Фән һәм югары белем министрлыгының мактаулы остазы

Шәхси тормышы Өйләнгән, ике кызы.

Төрле музыка уен коралларында уйный, җырлый.

Искәрмәләр

Әдәбият Флүр Баһаутдинов. Гыймазетдин улы Линар / Без Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар. К: «Идел-пресс», 2006. 372-373нче бит. ISBN 5-85247-005-4 Мәкаләләр Гомәр Даутов. «Салкын тимергә җан өрүдән канәгатьлек кичерәм». «Татарстан», 2024 ел, № 7, 43-45нче бит.

Сылтамалар

Ахметов Линар Гимазетдинович. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучыларТөркем:Алабуга дәүләт педагогия институты укытучылары Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре