Ольга Георгий кызы Левадная (; 05.12.1962, Сумы, Сумы өлкәсе, УССР, ) — шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008), Державин (2007) һәм Саҗидә Сөләймәнова (2015) исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның һәм Росиянең Язучылар берлеге әгъзасы, «Диалог» шигъри театрының сәнгать җитәкчесе (2016) булып тора.Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.
Биографиясе Ольга Георгий кызы Левадная 1958 елның 2 июнендә Украинаның Сумы өлкәсе Сумы шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа.Левадная Ольга Георгиевна. Фонд биографических интервью. Аның әтисе ягыннан бабасы Сумы машина төзү заводында эшләгән, сугыш елларында предприятие белән бергә Кемеровога эвакуацияләнгән, 4 ел буе фронт ихтыяҗлары өчен заказлар үтәгән. Әнисе ягы Новосибирск өлкәсеннән, бабасы сугышка кадәр колхоз рәисе булган, 1943 елда Курск дугасындагы сугышта һәлак була. Леваднаяның балачагы бер-берсеннән нык аерылып торган күп кенә шәһәрләрдә уза. Бер ел Украинада яшәгәннән соң, гаилә Венгриягә күченә.
1970 елда гаиләсе белән Казанга күченеп киләләр, әтисе Кремльдә полкның кораллану начальнигы вазифасын ала, башта урта мәктәпне, 1978 елда Казан индустриаль—педагогика техникумын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Казан шәһәренең Мәскәү РК ВЛКСМДА статист булып башлый. 1979—1980 елларда — «Вечерняя Казан» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Аннары 6 ел дәвамында «Подарки» кибете администраторы, 1988—2000 елларда Казан шәһәренең Мәскәү районы ЗАГС хезмәткәре булып эшли.
1988—1992 елларда Казанның иҗат яшьләре Советы Рәисе эшендә булыша.
Хәзерге вакытта Казанда яши һәм эшли.Ольга Левадная. Биография.Казанская Шахерезада Ольга Левадная: стихи и музыка «на сказочном берегу Казанки». Казанская Шахерезада Ольга Левадная: стихи и музыка «на сказочном берегу Казанки».
Китаплары «В ожидании снега живу» (1992), «Пройти заколдованный круг» (1998), «В свободном падении вверх» (2003), «Вблизи от нашего прошлого» (2003), «Поднимаясь по лестнице раздумий» (2005), «Из крика птиц растут воспоминания» (2005), «Звёздные врата» (2010), «Ветер сердца» (2014).
Бүләк һәм премияләре Г. Р. Державин исемендәге премия лауреаты (2007) ― «Из крика птиц растут воспоминания» шигырьләр җыентыгы өченАрмен Малахальцев. Он любил Россию и отчий край. «Республика Татарстан». 17.07.2007 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008) Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты (2015),
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Сумыда туганнар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан технология һәм дизайн көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Державин премиясе лауреатлары