Фәнис Гыйльметдинов, Фәнис Миңнуретдин улы Гыйльметдинов (1943 елның 14 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы Иске Байсар) ― музыкант (баянчы), педагог, Казан дәүләт педагогика институты доценты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).

Тәрҗемәи хәле

1943 елның 14 маенда Актаныш районы Иске Байсар авылында җырга-моңга гашыйк гаиләдә өлкән бала булып туган. Музыкант булу әтисе Миңнуретдиннан бирелә, әнисе Мәүҗидә бик матур җырлый торган була. Мәктәпне тәмамлагач, Пучы мәдәният йортында баянчы булып эшләгән. Аннары Мөслим районы Татар Бүләре авылы мәктәбендә җыр дәресләре алып барган. 1962 елдан Казан музыка училищесында укыган (В. И. Седаков классы). Училищены тәмамлагач, композитор А. С. Ключарев чакыруы буенча Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килгән. 1971 елда эстрада бүлегенә күчкән. 1971―1974, 1979―1991 елларда филармониянең эстрада бүлегендә, Әлфия Авзалова төркемендә һәм музыкаль-әдәби лекторийда аккомпаниатор булып эшләгәнГыйльметдинов Фәнис Миңнуретдин улы. Татар дәүләт филармониясе. 1974―1979 елларда читтән торып Казан дәүләт консерваториясендә укыган, музыкаль лекторий бүлегендә концертмейстер вазифасын башкарган. Барлык күренекле татар җырчыларына: Җ. Сәлахова, Н. Теркулова, Г. Ильясов, Р. Ильясов, З. Әхтәмова, З. Нурмөхәммәтов, В. Гыйззәтуллина, Х. Тимергалиева, М. Галиев һ.б. кушылып уйнаганМиләүшә Галиуллина. Тирән елга тын агар. Мәдәни Җомга, 23.05.2023.

1991 елдан Казан дәүләт педагогика институтында музыкаль тәрбия нигезләре кафедрасында укыткан, 1993―2003 елларда доцент. 1997 елда Татар дәүләт гуманитар институтында халык уен кораллары ансамбле оештырып, җитәкчесе булган.

«Баянда үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма» (1980), «Баян өчен популяр көйләр» (1988, 2000), «Татар бию көйләре» (2004), «Баян өчен заман көйләре» (2009) китаплары авторыТатар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996, 117-120нче бит.. ISBN 5-7761-0446-7.

Әлфия Авзалованың «Мелодия» фирмасында 1976 һәм 1981 елларда чыккан пластинкалары шулай ук Фәнис Гыйльметдинов белән бергә язылганФанис Гильмутдинов. Яндекс Музыка.

1980-еллар башында «Ялкын» журналында башлап уйнаучы балалар өчен «Баянда уйнарга өйрән» рубрикасын алып барган.

Татарстан радиосыннан еш чыгыш ясаган. Радио фондындагы язмалары (баян өчен Ф. Гыйльметдинов эшкәртүендә): И. Шәмсетдинов көйләренә вариацияләр, Х. Вәлиуллин, Т. Кәримов вальслары, М. Яруллин маршы, З. Хәбибуллин полькасы, И. Закиров «Саубуллашу», А. Ключарев «Бәйрәмдә», М. Мозаффаров «Кызлар биюе», татар халык көе «Шөгер», башкорт халык биюе «Биш бармак» һ. б.. Татар телевидениесе архивында Фәнис Гыйльметдиновның татар композиторлары әсәрләренең һәм татар халык көйләренең баян өчен күчермәләреннән торган ике концертының видеоязмасы саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1993 ― ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Гаиләсе Хатыны Мөнирә, җырчы. Кызы Айгөл, Казан сәнгать һәм мәдәният университетын, Санкт-Петербург консерваториясенең хореография-балет бүлеген тәмамлаган.

Искәрмәләр

Әдәбият Фәнис Гыйльметдинов / Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996, 117-120нче бит.. ISBN 5-7761-0446-7 Гыйльметдинов Фәнис Миңнуретдин улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 156-157нче бит.

Сылтамалар Гыйльметдинов Фәнис Миңнуретдин улы. Татар дәүләт филармониясе Миләүшә Галиуллина. Тирән елга тын агар. Мәдәни Җомга, 23.05.2023 Фанис Гильмутдинов. Яндекс Музыка

Төркем:Баянчылар Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле