Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт - Дамир Исхаковның 2010 елда Татарстан китап нәшриятында басылган китабы. Татар халкының этник тарихына багышланган бу хезмәттә татарларның барлыкка килүе, аларның Урта гасырларда һәм милләт оешу дәверендәге этник үсеш проблемалары турында сүз бара. Китапта гомуммилли этноним һәм милли үзаң формалашу мәсьәләсенә, аларны үстерүдә татар зыялыларының тоткан урыннарына игътибар бирелә. Моннан тыш татарлар арасында XVIII-XX гасырларда барган демографик процессларга күзәтү ясала, 2002 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматлары анализлана. Китап ике телдә (татар һәм рус) басыла. Китапның тиражы 2000 д. Сылтамалар Төркем:2010 ел китаплары Төркем:Татарча китаплар Төркем:Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.