Джеймс Дэвид Вэнс (; 1984 елның 2 августы, АКШ, Огайо штаты, Мидлтаун) ― америкалы эшмәкәр һәм республика фиркасеннән сәясәтче, АКШның 50нче вице-президенты (2025 елның 20 гыйнварыннан), Огайо штатыннан сенатор (2023―2025).

2024 елның 15 июлендә АКШ Президентлыгына кандидат Дональд Трамп Вэнсны 2024 елгы сайлауларда республика фиркасеннән вице-президентлыкка кандидат итеп сайлау турында игълан иткән. 2024 елның ноябрендә сайлауларда Трампның җиңүе нәтиҗәсендә Вэнс Ричард Никсон заманнарыннан бирле АКШның иң яшь вице-президенты була.

Тәрҗемәи хәле 1984 елның 2 августында Огайо штатының Мидлтаун шәһәрендә туган. Яшь Джеймсны тәрбияләүдә әбисе ― оныгын яклау өчен наркотик сатучыларны куып җибәргән Бонни Блэнтон Вэнс зур роль уйнаган. 2003 елда мәктәпне тәмамлагач, Диңгез пехотасы корпусына хезмәт итәргә китә, вакытында Корпуста җәмәгатьчелек белән элемтәләр белән шөгыльләнә, 2007 елда хезмәтен тәмамлый. 2009 елда Огайо штаты университетын тәмамлый, анда политология һәм фәлсәфә өйрәнә, 2013 елда Йель университетының хокук факультетын тәмамлый. Иллинойста Sidley Austin юридик фирмасында адвокат булып эшли, карьерасын дәвам итә.

Сәяси карьерасы

Сәяси карьерасы башында Вэнс Дональд Трампны тәнкыйтьләгән, 2016 елгы сайлаулар алдыннан ачыктан-ачык Трампны «идиот» дип атаган, шәхси тәртиптә – Адольф Гитлер белән чагыштырган, әмма соңыннан аның лояль тарафдарына әверелгән.

Республика партиясеннән сенаторлыкка сайлау буенча праймеризда Вэнс Дональд Трамп, Такер Карлсон һәм Питер Тильдән ярдәм алган. Праймеризда 32% тавыш җыйган. 2022 елның 8 ноябрендә Вэнс АКШ сенатына сайлауларда тәҗрибәле сәясәтче, Демократик фиркадән конгрессмен Тим Райанны җиңгән.

2024 елның 15 июлендә, Республика партиясенең Милли съезды алдыннан, Вэнс Дональд Трамп исеменнән АКШ вице-президенты вазифасына кандидат итеп игълан ителгән.

Шәхси тормышы 2014 елда Вэнс Һиндстан мөһаҗирләре кызы Уша Чилукурига өйләнгән. Өч баласы: Эван (6 яшь), Вивек (4 яшь), Мирабель (2 яшь).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:АКШ сәясәтчеләре Төркем:АКШ сенаторлары Төркем:АКШ вице-президентлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:АКШ республикачылары Төркем:Огайо штаты университетын тәмамлаучылар Төркем:Йель университетын тәмамлаучылар