Эльвира Әхмәтова, Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова (Эльвира Фанисовна Ахметова, 1978 елның 9 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Кырынды) ― Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 14 ноябреннән)Елена Бритвина. Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин представил нового руководителя Управления ЗАГС. Официальный Татарстан, 14.11.2024, 2015 елның 1 декабреннән 2024 елның 14 ноябренә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасарыГлавой ЗАГСа Татарстана назначена Эльвира Ахметова. РБК, 14.11.2024. Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2014). 1нче класслы Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле 1978 елның 9 маенда Татарстан АССРның Әгерҗе районы Кырынды авылында туганУспехи земляков. Портал муниципальных образований РТ. Педагогик белеме бар: 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын «филология» белгечлеге буенча тәмамлаган Ахметова Эльвира Фанисовна ― начальник Управления записи актов гражданского состояния кабмина РТ. Бизнес-Онлайн. Төрле югары уку йортларында, шул исәптән «Цифрлы трансформация» буенча яңадан һөнәри әзерлек узган.
Хезмәт юлы 2000―2004 елларда ― «Алабуга радиостудиясе» һәм «Ал-медиа» ААҖ корреспонденты, татар редакциясе җитәкчесе, мәгълүмат хезмәте җитәкчесе.
2002―2004 елларда ― «Татарстан» радиосының штаттан тыш корреспонденты.
2003―2004 елларда ― «БИТ–ТВ» телеканалының яңалыклар хезмәте җитәкчесе.
2004 елдан 2012 елга кадәр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.
2012 елның февраленнән октябренә кадәр «Татарстан китап нәшрияты»нда баш мөхәррир урынбасары булган.
2013 елдан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр белән идарә итүче вазыйфасын башкарган.
2024 елның 14 ноябреннән ― Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 14 ноябрендәге 866 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 21 мартында вазыйфасыннан азат ителгән Гөлшат Нигъмәтуллина урынына)Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных. Бизнес-Онлайн, 22.03.2024.
Татарстанның Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе, шулай ук республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме составы әгъзасы булып тора. Зур халыкара чараларның матбугат үзәкләрен, шулай ук төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен җитәкләгән.
Шагыйрә, татар һәм башкорт эстрадасы җырларының сүзләре авторы буларак билгеле (халык арасында популяр булган 100 дән артык җыр авторы, җырларын Гүзәлия, Артур Минһаҗев, «Ямьле» төркеме һ.б. башкара). 2024 елда «Үзең булып кал!» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыккан. Аның җырлары берничә мәртәбә милли музыкаль премияләргә лаек булганАнна Скрып, Ева Малиновская. «Умеет организовать и заставить»: нового главу загса РТ нашли в ведомстве Айдара Салимгараева. Бизнес-Онлайн, 2024.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 ― «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» ― массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары өчен 2017 ― Россиядә FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатын Оештыру комитетының Рәхмәт хаты 2018 ― Россия Президентының Рәхмәт хаты ― FIFA футбол буенча Дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга керткән зур өлеше өчен 2019 ― Россия Президентының Мактау грамотасы 2019 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен 2023 ― Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы ― массакүләм коммуникацияләр һәм телерадиотапшырулар, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген үстерүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен 2024 – Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе 2025 – II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен орденының медалеПутин Татарстанда яшәүче 17 кешене орден һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Татар-информ, 25.01.2025 2025 – «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенең медале ― татар мәдәниятен торгызуга, дөньяда татар сәнгатен популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен (җырчы, композитор Гүзәлия белән бергә) Композитор һәм шагыйрә мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен медаль белән бүләкләнде. Татар-информ, 13.11.2025
Шәхси тормышы Әтисе Фәнис, әнисе Миңниса Мөхәммәтнур кызы (?―2024)Кайгы уртаклашу. «Ватаным Татарстан», № 133, 19.11.2024, 3нче бит.
Кияүдә, кызы һәм улы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Эльвира Әхмәтова Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Татар-информ, 14.11.2024 Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова. zags.tatarstan.ru
Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Шәхесләр:Татмедиа Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр