Азат Байбиков, Азат Мөхәммәт улы Байбиков (Азат Мухамедович Байбеков; 1924 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2011 ел, шунда ук) ― рәссам-график, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992 елдан) Байбеков Азат Мухамедович. Единый реестр профессиональных художников. Профессиональный союз художников России.

Тәрҗемәи хәле

1924 елның 13 декабрендә 13 декабря 1924 года родился Азат Мухаметович Байбеков. Живописный календарь Вконтакте, 12.12.2024 Казанда туган. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган (1949)Азат Мухамедович Байбеков - биография. Артхив.

Төбәк, өлкә һәм илкүләм дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнашкан. 2005 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында Байбиковлар ― династиягә нигез салучы Азат Байбиков һәм аның уллары Илдар һәм Ринат Байбиковларларның беренче уртак күргәзмәсе ачылган.

Иҗаты Азат Байбиков ― классик совет реализмында иҗат иткән рәссам. Голландиядән коллекционерлар килгәч, алар рәссамнан соц-арт алымына хыянәт итмәвен үтенгәннәр. Рәссам-график, пейзаж рәссамы Байбеков Азат Мухамедович. Аукционный дом Совком, һәрвакыт натурадан язган.

Кайбер картиналары: «Дәүләт займы буенча отыш» (1952)Выигрыш по облигации Государственного займа / Байбеков Азат Мухамедович, «Космонавтлар», «Суворовчы Марат Масагутов» (1987)Байбеков Азат Мухамедович. «Суворовец Марат Масагутов». Академия ИскусствМарат Масагутов Вконтакте, «Дуслык» (1989)Дружба / Байбеков Азат Мухамедович, «Бабаңны онытма» (2000) Байбеков Азат Мухамедович (Россия, 1924) «Помни дедушку» 2000, «Шагыйрьнең уйлануы. Габдулла Тукай» (2006) Размышление поэта. Г.Тукай. art59.ru һ.б.

Рәссам дөньяны игелек һәм сагыну призмасы аша чагылдыра, аларда «туктаган вакыт феномены» бар. «Казан — кызыклы китап» дип аталган соңгы картиналарының берсендә ул, композиция XXI гасырда язылган булуга карамастан, Казансудагы пляжда ял итүчеләрне 1950-еллар стилендә сурәтләгән. Хәзерге заманга үткәннәр аша мондый үзенчәлекле караш А. Байбиков иҗатының аермалы билгесе булып тора. Өлкән Байбиков иҗатында «туктаган вакыт феномены» – рәссамның кабатланмас үзенчәлеге. Ул елмаю уята ала, ләкин ешрак хөрмәт уята: заман тормышын бары тик бик игелекле кеше генә шулай күрә ала.

Әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

2011 елда вафат булган.

Шәхси тормышы Уллары да әтиләре эзеннән китеп, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә (һәркемнең үз, таныла торган манера һәм стиле бар). Өлкән улы Илдар Байбиков (Казанда яши, 1977 елда Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе) – заманча һәм декоратив рәсем сәнгате вәкиле, аның эшләре җете ачык төсләргә бай. Кече улы Ринат Байбиков (1962 елгы, 1990 елдан Торонтода (Канада), 1998 елдан Лоустофтта, хәзер Кембриджда (Бөекбритания) яши, хатыны Света) постмодернизм стилендә, тамашачы өчен табышмак булып торган сюрреализм әсәрләре иҗат итәАйсылу Кадырова. Пляж на берегу Казанки и загадки постмодернизма. «Вечерняя Казань», 20.06.2005, № 104 (3046)..

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Ләбиб Лерон. Рәссам Азат Байбековның тууына 100 ел. «Безнең мирас», 2024 ел, декабрь, № 12 (372), 97нче бит.

Сылтамалар Айсылу Кадырова. Пляж на берегу Казанки и загадки постмодернизма. «Вечерняя Казань», 20.06.2005, № 104 (3046).

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:XX гасыр рәссамнары Төркем:XXI гасыр рәссамнары