Илдар Байбиков, Илдар Азат улы Байбиков (Ильдар Азатович Байбеков, 1955 елның 1 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам, декоратив рәсем сәнгате вәкиле, Байбиковлар династиясен дәвам итүче. Татарстан Республикасында Россия Рәссамнар берлеге («Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының «Татарстан Рәссамнар берлеге» төбәк бүлеге)Союз художников России в Республике Татарстан әгъзасы (1992 елдан). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 1 июнендә Казанда рәссам Азат Мөхәммәт улы Байбиков (1924―2011) гаиләсендә туган. Энесе Ринат Байбиков (1962 елгы), рәссам.
1977 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Циркка рәссам булып эшкә урнашкан. Сәнгать фондыннан заказлар үтәгәнсәнгать/320 Байбеков Ильдар Азатович. ayaris.ru.
1992 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасыИльдар Азатович Байбеков. Артхив.
Иҗаты Традицион һәм авангард стилендәге картиналар авторы. Рәссам үз иҗатында татар халкының тормышын чагылдыра, гаиләгә, аналарга, авыл тематикасына зур әһәмият бирә. Аның эшләре җете ачык төсләргә байАйсылу Кадырова. Пляж на берегу Казанки и загадки постмодернизма. «Вечерняя Казань», 20.06.2005, № 104 (3046)..
«Хуҗабикә» (Хозяйка), «Тимерчеләр» (Кузнецы), «Старт алдыннан» (Перед стартом), «Ял» (Отдых) кебек беренче иҗат иткән хезмәтләрендә импрессионизм техникасын кулланган.
1990-еллар башыннан рәссам иҗатында яңа чор башланган ― ул рәсем һәм форма стилистикасының индивидуаль концепциясен эшли, стилистикасында иҗат итә. «Кунакларны озату» (Проводы гостей), «Гашыйклар көне. Яшел фәрештә» (День влюбленных. Зеленый ангел), «Туган көн» (День рождения), «Арыган фәрештә» (Уставший ангел) кебек хезмәтләрендә образлар монументаль төс ала бара, рәсем стильләштерелә, фигуралар орнамент функцияләрен ала.
Рәссам республика, зона, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша. 1993 елда аның җиде әсәре Drouot аукционында (Франция)Drouot - аукционный дом для антикваров и коллекционеров сатылган. 1994 елда исеме ADEC Бөтендөнья каталогына кертелгән. Кайбер эшләрен Россия, Германия, Голландия, Чехословакия, Польша, Дания музейлары һәм галереялары сатып алган. Кайбер күргәзмәләре 2005 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында Байбиковлар ― династиягә нигез салучы Азат Байбиков һәм аның уллары Илдар һәм Ринат Байбиковларларның беренче уртак күргәзмәсе ачылган. 2015 елның 1 октябрендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Илдар Байбиковның юбилей күргәзмәсе ачылган В Национальной художественной галерее «Хазинэ» состоится открытие юбилейной выставки Ильдара Байбекова. Министерство культуры Республики Татарстан, 1.10.2015.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Шәхси тормышы Өйләнгән. Кызы Эльвира.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Ләбиб Лерон. Рәссам Азат Байбековның тууына 100 ел. «Безнең мирас», 2024 ел, декабрь, № 12 (372), 97нче бит.
Сылтамалар Айсылу Кадырова. Пляж на берегу Казанки и загадки постмодернизма. «Вечерняя Казань», 20.06.2005, № 104 (3046). В Национальной художественной галерее «Хазинэ» состоится открытие юбилейной выставки Ильдара Байбекова. Министерство культуры Республики Татарстан, 1.10.2015
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:XX гасыр рәссамнары Төркем:XXI гасыр рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре