Колмакчы мәчете () ― Татарстанның Түбән Кама районы Ялантау авыл җирлегенә керүче Колмакчы авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Түбән Кама районы мөхтәсибәтенә карый. Районда гамәлдәге 24нче мәчетМечеть с учебным классом и тахаратханой открыли в Нижнекамском районе. kazanfirst.ru, 27.12.2024.
Тарих Казан губернасы Чистай өязе Иске Чишмә волостена караган авылда 1886 елда мәчет, мәктәп булуы мәгълүмСело Кулмакса. Familio.
XX гасыр башында авылда Җәмигъ мәчете, мәктәп булган Кулмакса. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе. Мәчет каршында эшләүче мәктәп–мәдрәсәдә барысы бергә 7-14 яшьлек балалар укыган. Мәктәптә уку дүрт елга якын дәвам иткән. Гарәпчә матур итеп язарга һәм дини китапларны күчереп язарга өйрәткәннәр История села Кулмакса. Мое Семейное Древо.
Мәчет ябылгач, бинасы (аның икенче катында) мәктәп итеп файдалануга бирелгән. 1961 елда авылның бер кисемендә булган янгында мәктәп (элекке мәчет) бинасы янган.
Яңа чорда Колмакчы авылында мәчет 1993 елда җирле халык һәм якын-тирә хуҗалыклар акчасына төзелгәнИстория села. Село Кулмакса (Колмакчы авылы) Вконтакте. 1993 елның 15 октябрендә яңа бинада беренче Җомга намазы укылганГульнара Шаехова-Исмагилова. Нижнекамский р-н дерев.-Кулмакса. Фотографии. my.mail.ru, 30.10.2012.
Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт-төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән. 2023 елның сентябрендә әлеге авылда туып үскән Марат Хөснулла улы Гобәев зур ремонт-төзәтү эшләрен башкарырга алына. Дуслары һәм җирле халык ярдәме белән мәчеттә намаз уку залын, имам бүлмәсен, уку сыйныфын һәм тәһарәтханәне төзекләндерә һәм җиһазлый. Ремонтланган гыйбадәт йортында Түбән Кама мэры Рамил Муллин булган, иганәче белән мәчетнең төзекләндерү эшләрен караган, намаз бүлмәсендә өйлә намазы укыганРеконструкцию мечети завершили в деревне Нижнекамского района. kazanfirst.ru, 10.12.2024.
2024 елның 26 декабрендә төзекләндерелгән мәчетне ачу тантанасы уздырылган, җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылганМечеть под Нижнекамском пережила второе рождение. IslamNews, 27.12.2024. Ачылышта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук Түбән Кама хакимияте вәкиле Р. М. Шәйдуллин, район имамнары, иганәчеләр, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашканВ Нижнекамском мухтасибате открылась отреставрированная мечеть. Всемирный конгресс татар, 28.12.2024.
Имам
2023 елның сентябреннән мәчет имам-хатибы булып Зәйнулла хәзрәт хезмәт куйган. Мәхәллә мөселманнарының беренче җыенында авыл мәчетенә яңа имам итеп Минзәет Идиятуллин сайлап куелган, мәзин вазыйфасына Миннулла Шәйхетдинов, мәхәллә шурасы рәисе вазыйфасына Фәргать Зарипов билгеләнгән Авыл мәчетендә мәхәллә җыелышы. Село Кулмакса (Колмакчы авылы) Вконтакте, 26.12.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар Түбән Кама мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мәчет ачылды. ТР МДН сайты, 26.12.2024 Бабайлар мәчетен ачу / Колмакчы (26.12.2024), vkvideo, 16:11
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1993 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Түбән Кама районы мәчетләре