Антон Антонович Грушецкий (поляк телендә: Antoni Gruszecki; 1734, Почаев — 1798, Супрасль) — Польша рәссамы, Почаевтан базилиан монахы, Краков академиясе живопись профессоры (1760—1770) . Король Станислав Понятовскийның рәссамы. Расписывал Гроднода Яңа кальганы һәм Фарный костёлны, Розаныстокта костёлны (Польша) һәм башкаларны буяган. Шулай ук Домбровский тәхәллүсе астында эшләгән.

Тәрҗемәи хәле 1751 елда А. Грушецкий Почаевта базилиан монастырена кергән. Живописьне Львов академиясендә К. Радзиловский һәм ул вакытта мәшһүр булган Станислав Строинскийдан өйрәнгән. Берникадәр вакыт Подгорцыда Валерий Ржевускийда эшләгән. Шулай ук җирле чиркәүләр өчен дини эчтәлекле портретлар һәм картиналар ясаган. 1760 елда Краковта тора башлаган, анда “Домбровский” тәхәллүсе астында эшләгән, дини һәм мифологик темаларга портретлар һәм картиналар ясаган. Краковта Страдомда (Краков районы) һәм Альверняда эшләгән. 1760 елдан 1770 елга кадәр Краков академиясенең ректоры һәм живопись профессоры. 1771 елдан 1774 елга кадәр Супрасльдә базилианнар монастыренда үткәргән, анда җирле лавра өчен фрескалар ясаган һәм шулай ук монастырь трапезнаясының түшәменә рәсемнәр ясаган. Түшәмдә матур живописьне, башкалар турында сөйләмәгәндә, аның “Үлем биюе” чагылдыра. 1774 елда аның иҗатына Супрасльда булган вакытта Речь Посполитая короле Станислав Август Понятовский игътибар итә. Антон Грушецкий картиналарының берничәсен корольгә бүләк иткән, ул аларны шәхси тупламасы өчен “яратып һәм рәхмәт белән кабул иткән”. Король чакыруы буенча Грушецкий Гроднога король хезмәтенә кергән. Бу чорда ул (еш замандаш француз графикасы белән илһамланып) күбесенчә дөньяви композицияләр ясаган һәм шулай ук Городницыда (Гродно), Яңа кальгада сарайда фронтоннарны буяган. 1792 елда авыру сәбәпле Грушецкий Гроднодан китә. Ул көннәренең калганын Супрасльдә үткәрә, анда ул иконалар ясавын дәвам итә. Шул Супраслет монастыренда ул 1798 елда үлә. А. Грушецкий эшләре лаеклы итеп Варшавада король галереясендә эленгән Яңарыш чоры рәссамнарыннан булган.

Эшләре Антон Грушецкий Гроднода дусты булган Гродно старостасы һәм Литва надворный подскарбие Антоний Тизенгауз сараен буяган. Сарай Городница мәйданында урнашкан булган. Грушецкий анда рәссам да, декоратор да булган. Король галереясе өчен дә иконалар ясаган, живопись профессоры булганда инде XVIII гасырның икенче яртысында Супрасль базилиан монастыренең Супрасль типографиясе белән хезмәттәшлек иткән. Ул вакытта ул типография Бөек Литва Кенәзлегенең үскән интеллектуаль үзәге булган, 1690-ынчы елда нигезләнеп Гродно поветында урнашкан булган. Аның эшләре Супрасльда православ монастырь комплексы музеенда бар. Альверняда җирле бернардиннар костёлында аның тарафыннан ясалган изге Яна Непомуцкий иконасы (1767 ел) сакланып калган. Изге бала белән Мәрьям Ана булган болытлар фонында күкрәгенә хач кысып җиңел контрапостта тора.

1780-енче ел башында А. Грушецкий Гродненщина белән чиктә Польшада булган Розаныстокта костёлны оформлять иткән. Костёлда аңа картиналар сериясе карый. Аның эшләрен Дрохичинда изге Антонийны (1775) һәм изге Франтишекны (1774) сурәтләүче ике тукыма белән чагыштырганда без рәт аналогия күрәбез: драпировкалар ябылган өстендә китаплар яткан өстәлләр янында торучы ике францискан изгесе. Шулай ук ачык күк фонында фәрештә башчыклары сурәтләнгән. Икенче планда, изге Франтишек образында китап укучы монах утыра. Композициянең кыяфәте, фон чишелеше, изгеләрнең йөзләре һәм атрибутлары, драпировка урнашуы 1780-енче ел тирәсендә Розаныстокта иконаларныкына идентик диярлек. Моннан тыш, Альвернядан бернардинлылар костёлыннан изге Ян Непомуцкийны сурәтләүче икона күкрәгенә хач кысылган килеш шул ук концепциядә ясалган, фон да шулай ук болытлардан иңүче бала белән Мәрьям Ана итеп ясалган. 1780-енче елларда Грушецкий (1768-1770 һәм 1775-1788 елларда өйрәнчеге булган Филлип Михалкевич белән) Гродно Изге Хач табу костёлы интерьеры оформлениесенә монументаль живопись өстәгән: фреска росписе белән плафоннар, үзәк нефның аркатура фризларында 12 апостол (көньяк диварда) һәм Бөек Литва Кенәзлеге һәм Речь Посполитаяның 12 эшлеклесе (төньяк диварда). Грушецкий кулына шулай ук пресбитерий аркасы (алтарь өлеше) өстендә Мәрьям Ана Вознесениесе фреска сурәтләре һәм шулай ук костёл нефлары арасында, хор балконында алтарь гөмбәзләрендә бизәкләр карый. Ярдәмчесе Михалкевич белән жертвенниклар тугърасын һәм “сукыр” аркадаларда бернардин изге фигураларын яңартканнар. Аларга шулай ук гөмбәзләрнең һәм аркаларның гризайль техникасында разрисовкасын керткән костёл интерьерының живопись оформлениесе карый. Шулай да, Грушецкий һәм Михалкевич эшләренең күбесе “совет реставрациясе”нә эләккән һәм башта булганыннан үзгә кыяфәткә ия. Гродно Фарный костёлда аның эшләреннән — «Шкаплерная Ходай Анасы» иконасы (аның алдында изге Симон Сток тезләнгән, Ходай Ана өстендә овалда изге Иуда Тадэуш). 2005 елда аның эшләре “Супрасль – монастырьның 500 еллыгы” күргәзмәсендә күрсәтелгән булган. Аның эше иң кыйммәтле экспонатлар арасында. Күргәзмәдә аның эше XVIII гасырның икенче яртысы сакраль иконасы күрсәтелгән булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Биография А. Грушецкого на «Connaisseur Krakow» 21-01-2008 Биография А. Грушецкого на «Kościół w Różanymstoku» Профессиональный союз художников России/Реестр художников Российской империи/ Грушецкий А. А. на Аrtru.info

Төркем:Рәссамнар