Зәйнәп Шәриф кызы Байгилдиева (1910, Россия империясе, Пенза губернасы, Инсар өязе, Татар Пешләсе — 2002, Казан) — музей хезмәткәре, әдәбият тарихы белгече.1948 — 1967 елларда Татарстан АССР Дәүләт музееның фәнни хезмәткәре. Язучы Шәриф Камалның кызы.

Тәрҗемәи хәле Зәйнәп Байгилдиева татар язучысы Шәриф Камал (Байгилдиев) гаиләсендә 1910 елда Татар Пешләсе авылында туа. Шул ук елны Байгилдиевләр гаиләсе Ырынбур шәһәренә күчеп китә. Монда Шәриф Камал «Вакыт» газетасы басмаханәсендә эшли башлый. Зәйнәп шушы шәһәрдә үсә һәм башлангыч белемне үзләштерә.

1925 елда гаилә Казанга күчеп урнаша. Ун еллык белемне Зәйнәп Мулланур Вахитов исемендәге 1 санлы тәҗрибә мәктәбендә ала. 1931 елны мәктәпне тәмамлап, Казан химия-технология институтына укырга керә. Югары белем алуын 1937 елда тәмамлый.

1937 елдан 1942 елга кадәр ул Казанның 1 нче җылылык электр үзәгендә химик вазыйфасында эшли. 1948 елның 25 июненнән рәсми рәвештә Татарстан АССР Дәүләт музееның әдәбият бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Музейда ул 1967 елга кадәр хезмәт итә.

Әдәбият

Төркем:Шәриф Камал