Идегәй Таҗетдинов, Идегәй Борис улы Таҗетдинов (Идгай Борисович Тазетдинов; 1933 елның 13 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент ― 1979 елның 11 августы, СССР, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе, Днепродзержинск) ― совет футболисты, ярымсакчы, тренер. СССР спорт мастеры (1962). Үзбәкстан ССР атказанган тренеры (1977).
Тәрҗемәи хәле 1933 елның 13 гыйнварында Үзбәкстан ССР башкаласы Ташкент шәһәрендә татар гаиләсендә туган Алиаскар Фатхуллин ― знатная личность Ташкента. Письма о Ташкенте, 17.10.2008. Клуб карьерасы Ташкентның «Медик» балалар командасында уйный башлаган, аннары — «Труд»та уйнаган. 1953―1955 елларда «Б» классында өчен чыгыш ясаган. 1956 елдан ― «Пахтакор» клубында. Дүрт ел эчендә «Б» классында 108 матч уйнаган, 21 гол керткән, 1958 елдан — команда капитаны. «А» классында 1960―1963 елларда 94 матч уйнаган, 12 гол керткән.
1956 елда СССР халыклары Спартакиадасының футбол турында Үзбәкстан ССР җыелмасы составында катнашкан.
Тренерлык карьерасы 1964―1965 елларда ― (1996—2003 елларда «Дустлик») командасында уйнаучы тренер, 1969 елга кадәр «Политотдел»да тренер. (1971―1972), (1973), (1974) командаларының өлкән тренеры. «Янгиер» командасы җитәкчесе (1976).
1977 елдан ― «Пахтакор» клубы тренеры.
1979 елда СССР халыклары Спартакиадасының футбол турнирында Үзбәкстан ССР җыелмасы тренеры.
Команда белән бергә 1979 елның 11 августында Днепродзержинск өстендә һәлак булган. Ике Ту-134 самолеты бәрелешүендә шулай ук «Пахтакор» клубының 13 уенчысы һәм тренерлар штабының тагын 2 әгъзасы һәлак булганplanecrashinfo.com. 1979 елгы «Пахтакор» фаҗигасе ― совет футболының иң коточкыч фаҗигаләренең берсе, ундүрт футболчы, табиб, тренер һәм клуб администраторы авиаһәлакәттә һәлак булганВ Ташкенте в память Пахтакору-79 установлен памятник. ЦентрАзия, 09.08.2013.
Ташкентның беренче шәһәр «Пахтакор» командасы футболчылары мемориалында җирләнгән.
Шәхси тормышы 1961 елның гыйнварында өйләнгәнВладимир Сафаров. Светлой памяти игрока и тренера «Пахтакора» Идгая Тазетдинова. sportinfo.kz. Хатыны Алла Сергеевна Шулепина-Таҗетдинова, «Киноактер» иҗади җитештерү берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән.
Казанышлары Уенчы буларак
СССРның Бронза призер (1): 1964
Мактаулы исемнәре СССР спорт мастеры: 1962 Үзбәкстан ССР атказанган иренеры: 1977
И. Б. Таҗетдинов (үлгәннән соң) «Шөһрәт» медале (Shuhrat medali, Үзбәкстан) белән бүләкләнгәнВспоминая Пахтакор-79: Идгай Тазетдинов. sports.uz. Искәрмәләр
Сылтамалар Спортчының профиле teams.by Профиль findagrave.com Тазетдинов Идгай Борисович (1933.13.I −1979.11.VIII)
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Әлифба буенча футболчылар Төркем:Футбол тренерлары Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Үзбәкстан спортчылары Төркем:Үзбәкстан ССР атказанган тренерлары Төркем:ССРБ спорт осталары Төркем:Авиаһәлакәтләрдә үлүчеләр Төркем:«Шөһрәт» үзбәк медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Үзбәкстан татарлары