Снукер буенча 2025 елгы дөнья беренчелеген үткәрү вакыты, урыны, регламенты, тәртибе, бүләкләү һәм башка төп шартлары узган еллардагы кебек итеп билгеләнде һәм бөтенләй үзгәрешсез калды (мисал буларак снукер буенча 2018-2024 елгы дөнья беренчелеге битләрен карарга була). Шеффилдның Инглиз спорт институты аренасында 7-16 апрель көннәрендә дүрт әйләнештән торган квалификация уеннары, “Крусибл” театрында 19 апрельдән башлап 5 майга кадәр финал турниры үткәрелде. КВАЛИФИКАЦИЯ ТУРНИРЫ Бу юлы снукер буенча дөнья беренчелегенә квалификация ярышлары күбрәк игътибарга лаек булды, чөнки спортның бу төре үзенең чираттагы буыннар алмашынуы алдына килеп басты инде. Ике глобаль сөреш күз алдында: 1) Картлар әкренләп китә бара, яшьләр торган саен күбрәк урын яулый. 2) Кытайлылар әкренләп булса да европалыларны "югарыда" кысрыклап бара: озакламый "Кайсы кытайлы беренче дөнья чемпионы булыр?" дигән сорау килеп басарга мөмкин. Бу кысрыклау хәзер сан ягыннан гына, сыйфат ягыннан дигәне килеп җитмәгән әле. Бүген инде дөнья беренчелегенең ике этабында катнашучы дүрт снукерчының берсе ‒ кытайлы.
Беренчелекнең быелгы вазгыятьләргә кагылышлы үзенчәлекләреннән иң элек кытайлы Җао Синтуңның дөньякүләм квалификация ярышларына кайтуын билгеләп үтәргә кирәктер. Элегрәк ул хәтта дөнья чемпионнарын да тетрәндерә һәм җиңә иде. Эш шунда ки, ике ел элек Кытайның 10 һөнәрмәне, һәм шулар арасында бу снукерчы да, нәтиҗәсе алдан ук килешенгән уеннар үткәреп, тотализаторларда акча эшләүдә гаепләнгән һәм шул сәбәпле Халыкара снукер федерациясе тарафыннан дисквалификацияләүгә эләккән иде. Аларның икесен, бу “гамәлләр”не ватандашларына үгетләп һәм хәтта коткы салып та оештыручылар дип танылганнарын һәм үзләрен, бернинди дәлилләргә дә карамастан, бөтенләй гаепсез дип санаучыларын, халыкара һәм эчке ярышлардан гомерлеккә читләштерделәр. Бәлки бу очракта дөнья снукеры белән идарә итүче инглизләр арттырыбрак та җибәргәннәрдер. Ләкин аларны аңлап була: спортның мәдәни-цивилизацион кыйммәте дә булган акыллылар, зирәкләр, тәртиплеләр һәм сабырлар төрен мондый явыз һөҗүмнәрдән сакларга кирәк иде.
Ә Җао Синтуң исә үз гаебен башта ук таныды һәм алдашуларны фаш итүдә актив катнашты. Шуңа күрә аның дисквалификация вакыты 1 ел 8 айга кадәр кыскартылды. Быел беренче әйләнештә аңа гомуми рейтингта 101 нче урында булган Һоң Коң снукерчысы Ка Вай Чуң белән көч сынашырга туры килде. Синтуң, бик үк тотрыклы уен күрсәтә алмаса да, 10:3 исәбе белән җиңүгә иреште. Икенче әйләнештә Синтуңга үз ватандашы, бернинди алдашуларда да катнашмаган Луң Цзеһуаң насыйп булды. Икесенә дә 28 яшь. Беренче сессиядә Цзеһуаң өстенлеккә иреште ‒ 5:4. Икенче сессия башында исә Синтуң, беррәттән биш фреймда җиңеп, финиш сызыгына чыкты ‒ 9:5. Һәм... эш бетте дип, тынычланып калды, күрәсең. Цзеһуаң моңардан бик оста файдаланды һәм чак кына исәпне тигезли алмый калды. Нәтиҗәдә бу ярышларга һәвәскәр статусында кергән Җао Синтуң Фортуна ярдәме белән генә ахыргы җиңүгә иреште ‒ 10:8. Өченче әйләнештә дә ул янә үз ватандашы һәм яшьтәше белән очрашты. Көндәше ‒ Лү Һаотән дөнья рейтингының 40 нчы урынында. Ни хикмәт, Җао үз яшьтәшен чагыштырмача җиңел буйсындырды: уен исәбе аның файдасына ‒ 10:4. Ә менә дүртенче, соңгы һәм снукерчылар "Кыямәт көне" дип атый торган квалификация уенында кытайлы Синтуң яңадан инглиз Эллиот Слессор белән "титаник көрәш" аша гына җиңүгә ирешә алды ‒ 10:8.
Элегрәк исеме югары дәрәҗәдәге төрле турнирларда яңгыраган инглиз Марк Дэвис дүртенче әйләнешнең аяусыз көрәшендә "белорус киявебез" Бен Вулластонга 9:10 исәбе белән җиңелде. Бенның җәмәгате Татьяна Торчыло-Вулластон хәзер инде снукер ярышларында танылган рефери. Татьяна бу беренчелектә дә шул рәвешчә катнашачак. Квалификация ярышларының тагын бер зур корбаны ‒ 2015 елда дөнья чемпионы булып ирешкән инглиз Стюарт Биңһәм: ул өченче әйләшнештә үк ватандашы Майкл Һолтка 6:10 исәбе белән оттырды.
"Крусибл" театрындагы төп ярышларда шулай ук 36 яшьлек вализ Дэниел Уэллс катнашачак. Аның инглиз Гэри Уилсонга каршы хәлиткеч уены шундый ук аяусыз һәм кискен шартларда үтте. Кемнең җиңәсен соңгы 19 нчы фреймның иң азагына кадәр дә фаразлап булмый иде. Дэниелның түземлеге һәм максатчанлыгы көчлерәк булып чыкты ‒ 10:9 аның файдасына. Һәр елның снукер буенча төп ярышларына хатын-кызлар арасында гамәлдәге дөнья чемпионын да кертәләр. Соңгы елларда биредә Кытай гүзәл затлары өстенлектә. Инглиз спорт институтында быел 21 яшьлек Бай Йүлу чыгыш ясады. Көндәше ‒ 34 яшьлек Лайәм Һайфилд рейтингның 49 нчы баскычында. Инглиз күпьеллык “традиция”гә турылыклы булды һәм дөньяның иң яхшы хатын-кыз снукерчысын 10:3 исәбе белән җиңде. Быелгы дөнья беренчелегенең иң яшь катнашучысы ‒ поляк Михаил Шубарчик, аңа нибары 14 яшь кенә. Яшүсмер беренче әйләнештә үк оттырды. Ә турнирның иң өлкәне ‒ 62 яшьлек Җимми Уайт, узган гасыр азагында ул алты мәртәбә дөнья беренчелеге финалларында уйнаган иде. Хәзер инде бу легендар инглиз дөньякүләм рейтингның 91 нче баскычында гына. Бу юлы җирәбә тәҗрибәле снукерчының беренче көндәше итеп Украина һәвәскәре Антон Казаковны билгеләде. Әйтергә кирәк, турнирда ике дистәгә якын һәвәскәр катнаша. Күпсанлы ялгышлар аркасында катлаулы һәм буталчыклы позицияләр барлыкка килеп торган, әмма мавыктыргыч уен җәмгысы сигез сәгатьтән артык дәвам итте. Беренче сессиядән соң Антон 6:3 исәбе белән алга чыкты. Ләкин мондый дәвамлы матчларның ахыргы нәтиҗәсен еш кына сабырлык, түземлелек һәм тәҗрибә билгели. Бу юлы да шулай булды: Җимми Уайт, 10:9 исә белән җиңү яулап, икенче әйләнешкә үтте. Анда аны 30 яшьлек Эшли Карти көтеп тора иде инде. Бу инглиз рейтингта әле 71 нче урында гына, ләкин аның уены өлгереп һәм тотрыклыланып килә инде. Һәм Эшли данлыклы ветеранның Крусиблга юлын 10:5 исәбе белән бүлде. Ләкин Карти үзе, өченче әйләнештә 2:10 исәбе белән җиңелеп, гаять куәтле һәм тоткарлыксыз күтәрелеп килүче кытайлы Паң Цзүнсуның корбаны булды.
Һәвәскәр статусындагы Юлиан Бойко, Украинадан килгән тагын бер снукерчы, үзеннән тәҗрибәлерәк булган вализ Эндрю Паҗеттны 10:2 исәбе белән тар-мар итте. Ләкин аны да уңышсызлык көтеп тора иде: инглиз Җо О'Коннор белән тигез көрәшергә әзер түгел әле ул. Соңгысы 10:4 исәбе белән җиңел генә җиңү яулады. Исеме күптән һәм яхшы билгеле булган снукерчылардан 44 яшьлек шотландияле Стивен Магуайрның кытайлы һәвәскәр (!) Гао Яң тарафыннан 10:3 исәбе белән тар-мар ителүен билгеләп үтәргә кирәктер. Ни әйтсәң дә, Стивен бит ул "тарих персонаж": әйтик, уенның очы очка ялганмыйча ялыктыра башлаганда төркем булып торучы кызыл шарларны каты сугып пыр туздырып таратуны снукерчылар шаяртып "Магуайр исемендәге сугу" дип атыйлар. Мондый "алым" гадәттә аны башкаручының фреймда җиңелүенә сәбәп була.
Снукер яшьлеге ‒ кырыкны тутырганчы. Кайберәүләр 50 яшькә кадәр дә бирмиләр үзенең югарыдагы урынын. Мондыйлар быелгы төп турнирда өчәү: вализ Марк Уильямс, шотландияле Җон Һиггинс һәм инглиз Ронни О'Салливан. Дөнья беренчелегенең төп турнирында 12 инглиз, 10 кытайлы, 4 вализ һәм 2 төньяк ирландияле катнашачак. Калганнары үз илләрен тәкъдим итүче ялгызаклар. Төп турнирга эләгә алмаганнардан тагын Җексон Пейҗны да телгә алмыйча булмый: Велс снукерчысы бу квалификация ярышларында ике мәртәбә максималь брейк ясады, ягъни бер керешүдә 147 балл җыеп, "өстәлне чистартты". Бу бүлектәге рәсемнәрдә сул якта ‒ "килүче яшьләр", уң якта ‒ "китүче картлар".
ТӨП ТУРНИР Төп турнир җәдвәле Беренче әйләнешИкенче әйләнешЧирекфиналЯрымфиналКатнашучыларның ватандашлыгы һәм
рейтингтагы урыннарыУен 10 фреймда
җиңүгә кадәр
(ике сессия)Уен 13 фреймда
җиңүгә кадәр
(өч сессия)Уен 13 фреймда
җиңүгә кадәр
(өч сессия)Уен 17 фреймда
җиңүгә кадәр
(дүрт сессия)Кайрен Уилсон9(гамәлдәге чемпион)Лей Пейфән1039Лей Пейфән10Җао Синтуң13Җек Җонс416Җао Синтуң10(һәвәскәр)Җао Синтуң13Крис Вейклин5 Нил Робертсон89Крис Вейклин1020Крис Вейклин13Марк Аллен6Марк Аллен108Җао СинтуңФән Җэңйи6464:4; 12:4; 17:7. ---Ронни О’Салливан Ронни О’Салливан105 Алистер Картер418Ронни О’Салливан13Паң Цзүнсу4 Чжаң Әнда 712Паң Цзүнсу1027Ронни О’Салливан13Сый Цзяһуэй9 Сый Цзяһуэй1013Дэвид Гилберт623Сый Цзяһуэй13Бен Вулластон10 Марк Селби84Бен Вулластон1044Җон Һиггинс103Җо О'Коннор730Җон Һиггинс13Сяо Гуодуң12 Сяо Гуодуң1014Мэтью Селт434Җон Һиггинс12Марк Вильямс13 Барри Һоукинс911 Хөсәен Вафаи1024Хөсәен Вафаи10Марк Вильямс13 Марк Вильямс106Марк ВильямсВу Йицзе8223:5; 8:8; 13:11; 17:14. Җадд ТрампЛука Бресель107Райан Дей736Лука Бресель13Диң Цзүнһуэй4Диң Цзүнһуэй1010Зак Сурети773Лука Бресель8Җадд Трамп13 Шон Мөрфи1015Дэниел Уэллс449Шон Мөрфи10Җадд Трамп13 Җадд Трамп102Чжоу Йүлуң432
Беренче әйләнеш
Төп турнир гадәттәгечә былтыргы чемпионның уены белән башланып китте. “Сугышчы” кушаматлы һәм узган сезонда уңышлы чыгышлар ясаган Кайрен Уилсонның яшь кытайлы Лей Пейфәнгә инде “Җиңәм!” дигәндә дә соңгы хәлиткеч фреймда оттыруы илле еллык “Крусибл каргышы”ның (гамәлдәге чемпионның чираттагы беренчелектә "кагыйдә буларак" җиңелүенең) әле һаман да көчле булуын күрсәтте. Дөньякүләм рейтингта унөченче урында торучы Сяо Гуодуң һәм аның “түбәннән күтәрелгән” ватандашы Ву Йицзе кытайлыларның яхшы әзерлекле булуын күрсәттеләр. Ләкин Гуодуң инглиз Майкл Селт аша җиңел генә “атлап үткән” булса, Йицзе әле төп турнирның иң өлкән катнашучысы булган вализ Марк Вильямска ахыргача каршы тора алмады. Гәрчә уен башында аны җиңеп барса да. Сайлап алу турнирының дүрт баскычын да үткән “һәвәскәр” Җао Синтуң (ул бит әле инглиз телен су кебек эчүче күркәм фикер иясе дә!), былтыргы финал уенчысы һәм рейтингта уналтынчы урында торучы вализ Җек Җонсны җиңеп, үзенә сынау итеп килгән ике еллык дисквалифиция өчен реванш ала башлады. Беренче әйләнешнең көтелмәгән дип саналырлык нәтиҗәләре: урта кул һөнәрмән Бен Вулластон үзенең якташын, “Лестер хәйләкәре” кушаматлы дүрт тапкыр дөнья чемпионы Марк Селбины җиңде, ә кытайлы Сый Цзяһуэй 2020 елда дөнья беренчелеге финалында уйнаган Дэвид Гилбертны ярыштан чыгарды. Крусибл театрында җиде мәртәбә җиңү яулаган Ронни О’Салливанның Төньяк Ирландиядән килгән Алистер Картердан бөтен турнирларда да өстен чыгуы соңгы елларда гадәти күренеш булып китте инде.
Икенче әйләнеш
Икенче әйләнештә замананың ике төп снукер сөрешен һәм тарафын ‒ “яшьләр-картлар” һәм “Аурупа-Кытай” көндәшлекләрен ‒ гәүдәләндерүче бер “титаник көрәш” (ТВ комментаторы бәяләмәсе) снукер экспертларының һәм тамашачыларының игътибарын җәлеп итеп торды. Беренче тарафта ‒ май аенда 50 яшен тутырырга әзерләнүче шотландияле Җон Һиггинс, икенчесендә ‒ 36 яшьлек һәм инде үзен олы ярышларда күрсәтер өлгергән Сяо Гуодуң. Уен хәлиткеч фреймда соңгы шарларны калталарга кертеп бетергәнче барды. Һәм 25 партиянең берсендә дә теге яки бу көндәш кискен генә алга чыга алмады. Тагык ике “кыйтгаара” каршылыкта (Лука Бресель-Диң Цзүнһуэй, Ронни О’Салливан-Паң Цзүнсу) “иске дөнья” снукерчылары чагыштырмача җиңел генә өстендеккә ирештеләр. Сый Цзяһуэй-Бен Вулластон парында уен нәтиҗәсен кытайлының югарырак осталык дәрәҗәсе билгеләде. Шул ук күренеш Марк Вильямс-Хөсәен Вафаи көрәшендә дә күзәтелде. Крис Вейклин-Марк Аллен һәм Лей Пейфән-Җао Синтуң “эчке каршылыклары”ның нәтиҗәсен бүгенге спортчыл әзерлек һәм максатка омтылучанлык билгеләде. Шон Мөрфи-Җадд Трамп югарылыгында ике көндәш тә ахыргы уңышка ирешә ала иде.
Чирекфинал
Чирекфинал уеннарында Ронни О’Салливанның ‒ Сый Цзяһуэйны, Җадд Трампның Лука Бресельны җиңәчәген тотализаторлар да, экспертлар да, даими тамашачылар да “алдан күрделәр”. Ахыргы нәтиҗәләр дә бу парлардагы бүгенге осталык дәрәҗәсен дөрес чагылдыра, күрәсең.