Әхәт Мулюков, Әхәт Әмин улы Мулюков (Казакъстанда: Ахат Мүліков; 1939 ел, СССР, Казакъстан ССР, Алматы өлкәсе, Капал районы, Капал) ― табиб, Казакъстанда анестезиология-реаниматология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең берсе. 1974―1986 елларда Казакъстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Беренче секретаре Д. Ә. Кунаевның дәвалаучы табибы. Казакъстан ССРның атказанган табибы. Казакъстанның атказанган эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1939 елда Алматы (2022 елдан Җидесу) өлкәсе Капал районы Капал авылында алты балалы татар гаиләсендә туганРуслан Валишанов, Кабдрахман Наурызбаев. Гариф Мулюков: жизнь, посвященная добру. Вестник Жетісу, 26.05.2024. Әтисе Әмин Ситдыйк улы ― чыгышы белән Балтач ягындагы Ор авылыннан булган 2нче гилдия сәүдәгәр Галиәкбәр хаҗи Мулюков оныгы. Татар галиме Миркасыйм Госманов белән бер нәселдән (Миркасыйм Госмановның әнисе Гөлҗамал ягыннан бабасы Локман белән Әхәт Мулюковның әтисе Әмин ягыннан бабасы Ситдыйк ― бертуганнарМиркасыйм Госманов. Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар. К.: ТКН, 1996. ― Б.33-34. ISBN 50298-00643-4.

Медицина училищесын, Алматыда медицина тәмамлаган Аружан Сердалина. Личный врач Конаева в 84 года продолжает лечить людей. newtimes.kz, 5.07.2023.

Хезмәт юлын авыл хастаханәсе хезмәткәре булып башлаган, хәрби госпиталь табибы булган. Казакъстан ССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Александр Сызганов җитәкчелек иткән Клиник һәм эксперименталь хирургия институтында (хәзерге Сызганов исемендәге ) анестезиология-реаниматология бүлегендә эшләгән.

Тәҗрибәле анестезиолог-реаниматолог буларак, аны Казакъстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Беренче секретаре Динмөхәммәт Кунаев инфаркт кичергәннән соң, тернәкләндерү өчен чакырганнар.

1974 елның августыннан ― Динмөхәммәт Кунаевның дәвалаучы (шәхси) табибыЛичный врач Кунаева рассказал, чем восхищал его советский руководитель. Tengrinews.kz, 05.07.2023. Ул эшләгән дәвердә Динмөхәммәт Кунаев бер тапкыр да стационарда ятмаганА. Горяйнов. Д. А. Кунаев..

1979 елда Мәскәүдә «Магистраль веналар окклюзиясе гипотермиясе шартларында бавырның функциональ һәм морфологик торышының үзгәрүе» темасына кандидатлык диссертациясе яклаганИзменение функционального и морфологического состояния печени в условиях гипотермии окклюзии магистральных вен: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. мед. наук.

1986 елда Д. Кунаевны вазыйфасыннан төшергәч һәм барлык тиешле уңайлыклардан мәхрүм иткәч тә, Әхәт Әмин улы Мулюков аңа консультация бирүен һәм өйдә бушлай дәвалавын дәвам иткән (Кунаев үзе беркетелгән гомуми поликлиникага йөрмәгән)Личный врач Динмухамеда Кунаева: Жизнь дается всем, а старость ― избранным. Sputnik Казахстан, 19.06.2022.

1993 елның августында Алматыдагы Д. Кунаевның табутын алып чыкканда, матәм процессиясендә нәкъ менә ул колонна башында Димаш Әхмәдович портретын күтәреп барганВ.Е. Печерских. Последняя встреча с Д.А. ntd.kz,18.04.2020.

1986 елда Казакъстан ССР Министрлар Советы каршындагы Реабилитиция үзәгенә (хәзерге Казакъстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе Медицина үзәгенең үзәк клиник хастаханәсе) табиб-реабилитолог булып кире кайткан. 70 яшендә 28 мең тенге белән пенсиягә озатмакчы булганнар, әмма эшендә калган. 84 яшендә (2023) эшләвен дәвам итәЛичный врач Конаева в 84 года продолжает лечить людей. newtimes.kz.

Казакъстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе Медицина үзәгенең үзәк клиник хастаханәсендә («Совминка») эшли. Югары категорияле табиб, Үзәк клиник хастаханәсе гипербарик оксигенация (ГБО) кабинеты мөдире Ахат Аминович Мулюков / Гордость «Совминки» - наши врачи. nur.kz

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Казакъстан ССРның атказанган табибы СССР сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау отличнигы Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе «Хөрмәт Билгесе» ордены «Чирәм җирләрен үзләштергән өчен» медале «Хезмәт ветераны» медале

Гаиләсе Хатыны. Кызы.

Искәрмәләр

Әдәбият Мулюков Ахат Аминович / Татары в Казахстане. Энциклопедический словарь. 3-е, испр. и допол. изд. / Под ред. Г.Т. Хайруллина. – Алматы: изд. «Таугуль Принт», 2015.– стр.94. ISBN 978-601-06-3445-9

Сылтамалар

Төркем:Табиблар Төркем:Казакъстан табиблары Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары Төркем:С. Әсфәндияров исемендәге Казакъстан медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Казакъстанның атказанган эшлеклеләре Төркем:Казакъстан ССР атказанган табиблары Төркем:«Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр