Илнур Гайфуллин, Илнур Юрик улы Гайфуллин (Ильнур Юрикович Гайфуллин; 1989 елның 2 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет артисты (солисты). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).
Тәрҗемәи хәле 1989 елның 2 августында Уфада туган. Балетка әнисенең киңәше белән килгән. 7 яшеннән бию түгәрәгендә халык биюләре белән шөгыльләнгән. 10 яшендә хореография училищесына укырга кергән.
Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография училищесын (хәзерге ) тәмамлаган (А. З. Хәкимов классы)Ильнур Гайфуллин. Кино-Театр.Ру.
Чыгарылыштан соң, 2007 елдан 2013 елга кадәр Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә күп кенә әйдәүче партияләрдә биегән: Альберт ( «Жизель») , Конрад, pas d`esclave (А. Адан «Корсар»), Базиль, Эспада, Болеро ( «Дон Кихот»), Солор, Индус биюендә солист, Кол (Л. Минкус «Баядерка»), Франц ( «Зәңгәр Дунай»), Зигфрид, Явыз гений, Па-де-труа (П. Чайковский «Аккош күле»), Принц Дезире, Принцесса кавалеры (П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл»), Принц, Француз курчагы (П. Чайковский «Щелкунчик»), Жан де Бриен, Панадерос, Ромео, Тибальд (С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта»), Испания (С. Прокофьев «Золушка»), Хозе ( ― Ж. Бизе «Кармен-сюита»), Красс (А. Хачатурян «Спартак») һ.б.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры труппасы составында Таиланд (2008), Кытай (2008), Мексика (2009), Италия (2009, 2010, 2011), Алмания (2011), Чехия (2011), Латвия (2011), Финляндия (2011) шәһәрләренә гастрольләргә чыккан.
2013 елда Уфа театры реконструкциягә ябылгач, Казанга күчеп килгәнИльнур Гайфуллин: «Мне ничего не дается легко». kazan-opera.ru, 18.12.2023.
2013 елдан ― М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет артисты (солист). Кордебалеттан башлаган, хәзер ― театр премьеры, спектакльләрдә барлык әйдәп баручы партияләрне башкаручы. Репертуарында: Принц Зигфрид , Па-де-труа (П. Чайковский «Аккош күле», М. Петипа һәм Л. Иванов ), Принц (П. Чайковский «Щелкунчик», В. Вайнонен хор.), Принц Дезире, Кавалер (П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл», М. Петипа хор.), Граф Альберт (А. Адан «Жизель», Ж. Перро, Ж. Коралли һәм М. Петипа хор.), Конрад (А. Адан «Корсар», М. Петипа һәм К. Сергеев хор.), Принц ( «Белоснежка и семь гномов», Б. Мягков хор.), Павлин (Р. Әхиярова «Алтын Урда», Г. Ковтун хор.), Парис (С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта», Б. Мягков хор.), Юлчы, Кияү (CARMINA BURANA, яки Фортуна тәгәрмәче, К. Орф музыкасы, А. Полубенцев хор.), Студент (В. Гаврилин «Анюта», В. Васильев хор.), Иакинф («Иакинф» Р. Әхиярова, А. Полубенцев хор.) һ.б.Лица Нуриевского фестиваля. Ильнур ГАЙФУЛЛИН
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 – Татарстан Республикасының атказанган артистыПризнание заслуг. 25 марта 2025 года. «Республика Татарстан», 25.03.2025 2025 – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Иакинф» балетын куйган өчен
Искәрмәләр
Сылтамалар Ильнур Гайфуллин. kazan-opera.ru
Төркем:Балет артистлары Төркем:Россия балет артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Уфа хореография укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Шәхесләр:Башкорт дәүләт опера һәм балет театры