Гиподинамия ( — «түбән» һәм — «көч») - түбән физик активлык белән тасвирланучы аз хәрәкәтле яшәү рәвеше. Шул сәбәпле организмның терәк-хәрәкәт, кан әйләнеше, сулыш, ашкайнату системаларының эшчәнлеге бозыла. Гиподинамия урбанизация, хезмәтне автоматлаштыру, коммуникация чараларының артуы белән беррәттән тарала.
Аз хәрәкәт итү биологик оксидлашуның активлыгын киметә, күзәнәк структуралары: митохондрияләр, кыскару җепләре, күзәнәк мембраналары барлыкка килү өчен кирәкле энергиягә бай матдәләр тиешле микъдарда ясалмый башлый. Мускуллар сәлперәя, көчсезләнә.
Сөякләрдән кальций тозлары китә. Алар канга сеңә, андагы органик матдә (холестерин) белән кушылма хасил итеп, кан тамырларының эчке стеналарына утыра, бу исә кан әйләнешен боза. Ул атеросклероз дип йөртелә. Кеше хәлсезләнә һәм сүлпәнләнә.
Йөрәк-кан тамырлары системасы күнегүләр вакытында үсеш ала, ныгый. Гиподинамиядә аның хәле начарая, эшләү сәләте һәм уңайсыз факторларга чыдамлыгы кими.
Гиподинамия мускулларның һәм тулаем организмның йомшаруына китерә, гомуми чыдамлыкны киметә.
Профилактика Гиподинамиянең төп профилактика чарасы - физик культура.
Бу авыруларны булдырмас өчен, көндәлек рәвештә гимнастика белән шөгыльләнергә, гади күнегүләр ясарга, җәяү йөрү, йөгерү, йөзү, бию, чаңгыда шуу, велосипедта йөрү, һәм башка физик активлык төрләре белән шөгыльләнү мөһим. Табиблар аеруча утырып эшли торган һөнәр ияләренә эш вакытларында даими рәвештә төрле күнегүләр ясарга киңәш итәләр.
Чыганаклар Колесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н.