Филипп Рейнагл (инглиз телендә: Philip Reinagle; 1749 — 1833 елның 27 ноябре, Лондон) — инглиз сарай яны рәссам-анималисты, пейзажист, портретист. Король художестволар академиясе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Эдинбургта тора башлаган Венгрия музыкантлары улы. Дөньяга унике рәссам биргән династиядән килеп чыгышлы. Аның әтисе Шотландиягә тәхеткә яшь претендент белән 1745 елда килгән. 1769 елда Король художестволар Академиясе каршында мәктәптә укыган, соңыннан шотланд рәссамы Аллан Рэмзи өйрәнчеге булган, аңа король Георг III һәм королева Шарлоттаның күп портретларының барлыкка китерүендә булышкан. Картиналарын беренче мәртәбә 1773 елда Король Академиясендә тәкъдим иткән. 1785 елга кадәр күбесенчә портретлар ясаган, аннан соң портрет живописеннән киткән һәм хайван сурәтләре белән картиналар ясый башлаган.
Иҗаты Филипп Рейнагл вакытының иң мәшһүр спорт рәссамы булган, аның хайван, аеруча этләр сурәтләре аларның тарихын аңлау өчен әлегәчә зур әһәмияткә ия. Рәссамның максаты монарх кушуы түгел, ә сурәтнең төгәллеге булган дип санала. Аның картиналарына башка авторларның картиналарында булмаган хәрәкәт хас. Эт яратучылар дөньясында Рейнагл 1803-1804 елларда чыккан һәм инглиз телендә этләр турында өченче китап булган Уильям Теплинның “Спортсмен кабинеты” өчен Джон Скотт (1774—1827) шулардан гравюралар ясаган картиналар сериясе белән истә калган. Ул спорт этләре, аеруча спаниельләр, һ. б. сурәтләнеше һәм тотышларының трактовкасында бик уңышлы булган. 1787 елда академиядә күргәзмәгә рәт пейзаж тәкъдим иткән. 1787 елда Король Академиясенең ассоциирланган әгъзасы булып сайланган булган, әмма 1812 елга кадәр академик булмаган. 1812 елда академик званиесенә ирешү өчен «An Eagle and a Vulture disputing with a Hyaena» картинасын тәкъдим иткән. Еш Британия нәфис сәнгать институтында күргәзмәгә эшләрен тәкъдим иткән.
Филипп Рейнагл — һолланд живописенең алтын гасыры рәссамнары, мәсәлән, П. Поттер, Рёйсдал, Н. Берхем, М. Хоббем, Ф. Вауэрман, А. Вельде, К. Дюжардел һ.б. картиналарыннан уңышлы күчермәләр авторы. Аның көтүгә чыккан мал-туар һәм пейзажлар белән репродукцияләрен еш оригинал итеп күрсәткәннәр.
Рәссамның берничә картинасы хәзер Виктория һәм Альберта Музеенда саклана.
Улы — рәссам Ремси Ричард Рейнагл.
Галерея
Сылтамалар Philip Reinagle RA (1749—1833) Төркем:Рәссамнар