Вулиагме́ни () — Грециядәге минераль күл, Аттиканың Көнчыгыш Аттикасында Вари-Вула-Вулиагмени общинасына кергән шул ук исемдәге кечкенә шәһәр янында урнашканВулиагмени // Восьмеричный путь — Германцы. — М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 88. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 6). — ISBN 5-85270-335-4.. Минераль сулар күлгә 50-100 метр тирәнлектән керә, минераль суның температурасы 22 алып 29 °C тәшкил итә. Шулай ук күл 17 метр тирәнлектәге чишмәдән төче су белән туклана. Күл җир асты мәгарәсе аша диңгез белән тоташкан. Күл Имитос тавының көньяк өлешендә, диңгездән ерак түгел урнашкан. Күл овал формасында, озынлыгы 260 м, киңлеге 145 метр, мәйданы 1,59 га. Су өслеге диңгез өслегеннән ярты метрга югарырак урнашкан. Натура 2000 саклау участоклары челтәренә керә.
Күл якынча 2000 ел элек эрозия һәм тектоник активлык аркасында зур җир асты мәгарәсе гөмбәзе ишелгәннән соң барлыкка килгән. Күлнең чагыштырмача яшь булуы аркасында, аның турында антик чыганакларда Павсанийга кадәр бернинди дә искә алулар юк. Мәгарә әлеге төбәк өчен хас известьташ кыяларда барлыкка килгән. Күл белән бәйле мәгарә системасы 3123 м озынлыкка тикшерелгән. Мәгарәдә 14 тоннель бар, аларда су асты сталагмитлары табылган. Күл төбе күкертле кушылмаларга бай сыек субстратлардан тора. Күлнең суында калий, натрий, литий, аммоний, кальций, тимер, хлор һәм йод кебек минераллар һәм микроэлементлар күп. Күлнең суы ревматик авырулар, спорт җәрәхәтләре, нерв системасы авырулары, дерматоз һәм гинекологик авыруларга каршы кулланыла.
1980 елларда күлдә актинияләрнең яңа төре табылган: Paranemonia vouliagmeniensis, җирле эндемик. Шулай ук күлдә умырткасызларның башка ике төре табылган: Abra segmentum (1843) һәм Cerastoderma glaucum. Соңгы төр күлнең суын микроблардан чистартуга ярдәм итә. Шулай ук күлдә Garra rufa балыгы яши.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча күлләр Төркем:Греция географиясе Төркем:Греция күлләре