Татарстан Республикасы Башлыгын (Рәисен) сайлау () 2025 елның 14 сентябрендә үткән. 2025 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында шул хакта карар кабул ителгән. Депутатлар бертавыштан карар проектын кабул итүне яклап тавыш биргән.

Сайлау кануны ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы буенча Республика Рәисен сайлау ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Закон нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр йөз көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта ― 5 июньнән 15 июньгә кадәр.

Татарстан халкы республика Рәисен сайлый Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьгә билгеләнде. Татар-информ, 11.06.2025.

Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә, 30 яшькә җиткән, гражданлыгы (подданныйлыгы), чит дәүләттә яшәү рөхсәте булмаган һәм пассив сайлау хокукына ия Россия Федерациясе гражданы Татарстан Республикасы Рәисе итеп сайлана ала. Вәкаләтләр срогы – биш ел, чикләнмәгән санда.

Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәис) вәкаләтләре Татарстан Республикасы Конституциясенең IV бүлегенең икенче маддәсе белән билгеләнә.

Кандидатларны күрсәтүгә 30 көн бирелә. 2025 елның 11 июленә Үзәк сайлау комиссиясенә төрле сәяси көчләр тәкъдим иткән дүрт кандидат документ тапшырган: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, «Бердәм Россия» партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, КПРФтан Хафиз Миргалимов һәм «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән Виталий Смирнов Татарстанда республика Рәисен сайлауга кандидатлардан документлар кабул итү төгәлләнә. Татар-информ, 11.07.2025.

ТР Рәисен сайлауларны оештыру һәм уздыру өчен 65 территориаль һәм 2780 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителә.

Татарстанда сайлаучылар саны ― 2 932 564. Республикада сайлаучыларның 33,5 %ы ― яшьләр. Татарстан Рәисе сайлауларында ~40 мең яшь кеше беренче мәртәбә тавыш бирә.

Сайлау участокларында 100 % видеоконтроль кертелгән. Моннан тыш, республикада әзерләнгән 16 мең күзәтче бар.

Сайлау бюллетеньнәре 2025 елның 14 августында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 104нче утырышында ТР Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен бюллетень формасын раслау турында карар кабул ителгән Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауда бюллетень формасын раслады. Татар-информ, 14.08.2025.

2025 елның 21 августында Казанда «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы ― «Идел-Пресс» полиграфия–нәшрият комплексында ТР Рәисе сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыра башлаганнар һәм ул дүрт көн дәвамында тәүлек буе дәвам итә. Сайлау бюллетеньнәренә 18 тонна кәгазь, 150 кг буяу, шул исәптән махсус буяу тотылган. Сайлауга 2 923 100 бюллетень әзерләнә, бу республикадагы сайлаучылар санына туры килә. файдаланып тавыш бирү өчен 93 900 данә каралган. Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә ― рус һәм татар телләрендә басыла, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырыла Татарстан Рәисен сайлауга бюллетеньнәр тәүлек буе бастырылачак. Татар-информ, 21.08.2025 .

Алтарих Республика җитәкчесен (Татарстан Республикасы Президентын) беренче тапкыр сайлаулар 1991 елның 12 июнендә булган. Анда, тагын ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган«Сайлаулар – бәйрәм кебек»: «Сайлау ноктасы» подкастында традицияләр турында сөйләштеләр. Интертат, 21.08.2025.

2025 елгы сайлауларга кадәр Татарстанның гамәлдәге Башлыгы (Рәисе; 2010 елдан 2023 елның 5 февраленә кадәр Татарстан Президенты) булып Рөстәм Миңнеханов (1957 елгы, 68 яшьтә) тора.

Кандидатлар Һәр кандидатка теркәлү өчен депутатларның һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының кимендә 5% имзаларын җыярга кирәк. Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итүче «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе 2003 елдан Россия Дәүләт думасында күпчелеккә ия. «Гадел Россия — Дөреслек өчен» һәм партияләре Татарстан башлыгы сайлауларында үз кандидатларын тәкъдим итүдән баш тарткан.

Тәкъдим ителгән кандидатлар + Тәкъдим ителгән кандидатлар Кандидат теркәлү көне Һөнәре Мәгълүмат Күрсәтү субъекты Рөстәм Миңнеханов () 24 июльМинниханов подал документы для регистрации кандидатом на выборах Раиса Татарстана. РТ Онлайн, 24.07.2025 «Ышанычлы лидер ― көчле Республика!» авыл хуҗалыгы инженер-механигы; дәүләт эшлеклесе Татарстан Рәисе«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге ТР Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Татар-информ, 16.06.2025 «Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе сайлауларына тәкъдим итте. Татар-информ, 26.06.2025 Хафиз Миргалимов () 30 июль Хафиз Миргалимов подал в ЦИК республики документы для регистрации на выборах Раиса Татарстана. Центральная избирательная комиссия Республики Татарстан, 30.07.2025 «Хакыйкать өчен! Гаделлек өчен! Социализм өчен!» фәнни коммунизм белгече; депутат профессиональ даими нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты; ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесеРоссия Федерациясе коммунистик фиркасенең Татарстан бүлегеКПРФ выдвинет Хафиза Миргалимова на выборах раиса Татарстана. evening-kazan.ru, 29.05.2025 Руслан Йосыпов () 29 июль Руслан Йосыпов ТР Рәисе вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды. Татар-информ, 29.07.2025 Якларга! Курыкмаска! инженер; юрист; депутат Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты; ЛДПР партиясенең республика бүлеге координаторы Югары ШурасыЕще одна партия определилась с кандидатом на выборах раиса Татарстана. ФедералПресс, 29.05.2025 Виталий Смирнов () 29 июль Документы для регистрации на выборах Раиса Татарстана в ЦИК республики представили три кандидата. ЦИК Рт, 30.07.2025 «Социаль гаделлек ул: ― Хәзерге пенсионерларның хокукларын яклау! ―Киләчәк пенсионерларны кайгырту!» радиофизик «Гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге идарәсе рәисе төбәк бүлегеПартия пенсионеров определилась с кандидатом на выборы раиса. Бизнес-Онлайн, 4.07.2025

Нәтиҗәләр + Татарстан Республикасы Рәисен сайлау нәтиҗәләреУрынКандидатТавышлар% 1. Рөстәм Миңнеханов 88,09 % 2. Хафиз Миргалимов 4,97 % 3. Руслан Йосыпов 4,20 % 4. Виталий Смирнов 1,90 % Дөрес бюллетеньнәр 95,21 %Ялгыш бюллетеньнәр 4,79 %Килү 75,85 % Сайлаучыларның гомуми саны Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда 2 230 248 сайлаучы, ягъни төбәк сайлаучыларының гомуми саныннан 75,85 проценты катнашканРәисен сайлауга килүчеләр саны 75,85 процент булган. Татар-информ, 15.09.2025 (Казанда 56 проценттан артыграк сайлаучы тавыш бирергә килгәнКазанда сайлауга килүчеләр саны якынча 56 процент булган. Татар-информ, 15.09.2025). Котлаулар Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе булып (яңадан) сайлануы белән Александр Лукашенко (Беларусь Республикасы Президенты)Александр Лукашенко Рөстәм Миңнехановны Рәис булып сайлануы белән котлады. Татар-информ, 19.09.2025, (Венгриянең Тышкы эшләр һәм тышкы сәүдә министры) Венгрия тышкы эшләр министры Миңнехановны Рәис вазифасына яңадан сайлануы белән котлады. Татар-информ, 19.09.2025, Сәрдар Бәрдемөхәммәдов (Төрекмәнстан Республикасы Президенты)Төркмәнстан Президенты һәм милли лидеры Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады. Татар-информ, 19.09.2025, Горбангулы Бәрдемөхәммәдов (Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе), Садыр Жапаров (Кыргызстан Республикасы Президенты)Садыр Жапаров Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына керешүе белән котлады. Татар-информ, 19.09.2025, Шәүкәт Мирзиёев (Үзбәкстан Республикасы Президенты)Шәүкәт Мирзиёев Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына яңадан сайлануы белән котлады. Татар-информ, 19.09.2025, Касыйм-Жомарт Токаев (Казакъстан Республикасы Президенты)Токаев Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына яңадан сайлануы белән котлады. Татар-информ, 19.09.2025, (Казакъстан Республикасының Абай өлкәсе акимы), (Казакъстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе), (Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы) Губернаторлар Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына сайлануы белән котлады. Татар-информ, 19.09.2025, (Санкт-Петербург губернаторы), Россия Федерациясенең чит илләрдәге сәүдә вәкилләре Сергей Ступарь (Словакиядә), Артем Климентьев (Австриядә), Сергей Безруков (Венгриядә) Минниханова поздравили с переизбранием представители России в Венгрии, Словакии и Австрии. Татар-информ, 19.09.2025 һ.б. котлаган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Выборы Главы (Раиса) Республики Татарстан. Центральная избирательная комиссия Республики Татарстан Сведения о кандидатах. izbirkom.ru

Төркем:2025 елгы сайлаулар Төркем:Татарстанда сайлаулар Төркем:Татарстан сәясәте