Сара Садыйкова һәйкәле () ― Казанның Иске татар бистәсендә, Татарстан һәм Тукай урамнары кисешкән чатта куелачак һәйкәл. Рада Нигъмәтуллина идеясе нигез итеп алынган проект буенча Рим Акчурин башкара.
Тарих
Мәшһүр татар композиторы, җырчы һәм актриса Сара Садыйковага (1906―1986) һәйкәл кую турындагы карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 1997 елның 13 мартында ук кабул ителгән. Мәсьәләне хәл итү ТР Мәдәният министрлыгына һәм Казан шәһәре администрациясенә йөкләнгән булган.
2004 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әлеге ансамбль Юнысов мәйданында урнашырга тиеш дигән карары кабул ителгән.
2007 елда Татарстанның халык скульпторы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллина проекты буенча скульптура ансамбле ясалган (кызлары Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, 2007 ел өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Роза. Звезда Поволжья Марина һәм Изабелла монументның автордашлары булган)Татьяна Мамаева, Владимир Казанцев. Сара Садыкова потеряла лицо. Бизнес-Онлайн, 21.03.2014.
2020 елда һәйкәлне Тинчурин скверында урнаштыру турында сүз барганВ Казани появится сквер и памятник, посвященный композитору Саре Садыковой. Татар-информ, 13.07.2020.
2025 елда Казан шәһәре хакимияте композиторга һәйкәл Казанның Иске татар бистәсендә, Татарстан һәм Тукай урамнары кисешкән чатта куелачак дигән нәтиҗәгә килгән. Шәһәр мэры Илсур Метшин Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашкан. Алар әлеге һәйкәл проекты турында ныклап сөйләшкәннәр. Скульптор Рим Акчурин һәйкәле проекты (Рада Нигъмәтуллина эшен исәпкә алып формалаштырылган)Каким будет памятник Саре Садыковой на новом месте по версии Рима Акчурина. Рамблер/новости, 11.11.2021 монументаль сәнгать буенча комиссия тарафыннан расланган, ТР ГИСУда берничә тапкыр экспертиза узган.
Һәйкәл өчен урын (Татарстан һәм Тукай урамнары кисешкән чат) композиторның бөтен гомере Иске татар бистәсе белән бәйле булганга сайланган: ул Париж Коммунасы урамында туган, Камал театрында эшләгән, озак вакыт Тинчурин урамында яшәгән.
Һәйкәл композиторның тууына 120 ел тулуга ачылыр дип көтелә.
Тасвирлама
Һәйкәл танылган скульптор Рада Нигъмәтуллина идеясе нигез итеп алынган элеккеге проект буенча эшләнә һәм бу эшне скульптор Рим Акчурин башкара. Эскизда һәйкәл 3 метр биеклектә, композитор татар милли киеменнән рояль артында утыра. Һәйкәл урнашачак сквер тәртипкә китерелә, ял итү зонасына әверелә, утыргычлар куела, агач-куаклар һәм чәчәкләр утыртыла, фонтан ясалачак дип планлаштырыла.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Һәйкәл булачак! Татарстан яшьләре, 11.06.2025, № 23 (12702). – Б.5. Ишетми калмагыз. Ватаным Татарстан, 11.06.2025, № 64 (29374). – Б.1.
Сылтамалар Казанда Иске Татар бистәсендә татар композиторы Сара Садыйковага һәйкәл куелачак. Татар-информ, 11.06.2025 Сара Садыйковага багышланган сайт Нурия Фатхуллина, Ева Малиновская. «Тема давно витает»: дождется ли 100-летняя дочь Сары Садыковой памятника матери в Казани? Бизнес-Онлайн, 10.06.2025
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Сара Садыйкова Төркем:Казан һәйкәлләре