Төпчек яфраклар (, - салам) яфракның аскы өлешендә, яфрак сабының ике ягында урнашкан парлы өстәлмәләр. Күпчелек үсемлекләрдә бөтенләй формалашмыйлар яки озак яшәмиләр һәм иртә коелалар. Төпчек яфракларның формасы һәм зурлыгы, шулай ук аларның функцияләре төрле үсемлекләр арасында аерыла.

Төпчек яфраклар гадәттә Ике өлешле үсемлекләр классы вәкилләрендә очрый һәм яфрак төбендә парлы (капма-каршы) урнашалар. Алар ирекле үсүче, кушылган, яфрак сабына кушылган, сабакка тоташкан, калфаксыман, утыручы, төрле формада, төстә, йонлы һәм йонсыз була алалар.

Тышкы кыяфәтләренә карап, алар яфраксыман, элпәсыман, энәсыман, мыекчасыман, бизсыман булалар. Төпчә яфракларның зурлыгы күренер-күренмәс кечкенәдән алып яфрак җәймәсеннән дә уздыручы зур күрсәткечләргә җитә ала.

Гомер озынлыгы буенча, яфрак төпчекләре яфрак коелгач та кала торган, яфракның гомере буена сакланучы, яфрак белән бергә коелучы була алалар.

Яфрак төпчекләре берләшеп раструб (авызча) барлыкка китерә алалар. Мареначалар (Rubiaceae) семьялыгында очрый торган сап араларында үсүче яфрак төпчекләрен махсус төркемгә берләштерәләр.

Әдәбият

Сылтамалар

Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр морфологиясе