Кадим Нуруллин, Кадим Назыйр улы Нуруллин (Кадим Назырович Нуруллин; 1975 елның 2 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Буа районы, Ташкичү) ― мәдәният эшлеклесе, 2003 елның 3 декабреннән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Нуруллин Кадим Назырович. tatfil.ru. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2015) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).

Тәрҗемәи хәле 1975 елның 2 июлендә Сегодня, 2 июля, день рождения празднует Кадим Назырович Нуруллин. Филармонический Джаз-оркестр РТ Вконтакте, 2.07.2023 Татарстан АССР Буа районы Ташкичү авылында җиде балалы гармунчылар гаиләсендә туган. 3нче сыйныфны тәмамлагач, 5 ел буе 7 чакрым ераклыктагы күрше авылга мәктәпкә йөреп укыган.

Хезмәт юлын Буа районында кино күрсәтүче булып башлаган. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. Юристлыкка өстәмә укып, юрист дипломы алганЗилә Мөбәрәкшина. Кадим Нуруллин – филармониядә агарган чәче, татар эстрадасы һәм тормыш фәлсәфәсе турында. Интертат, 9.07.2025.

1997―2003 елларда ― Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры администраторы, баш администраторы. Үзен талантлы оештыручы буларак күрсәтә һәм аны директор урынбасары итеп билгелиләрНуруллин Кадим Назирович директор Татарской государственной филармонии им. Тукая. Бизнес-Онлайн. Татар дәүләт филармониясе

2003 елның 3 декабрендә Кадим Назыйр улы Нуруллин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә директор итеп билгеләнә. Филармониягә Концерт залы итеп тапшырылган Киров исемендәге мәдәният сарае бинасына заманча реконструкция ясала. 605 тамашачы сыйдырышлы концерт залы барлыкка килә https://matbugat.ru/news/?id=1760

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе канаты астында дүрт зур иҗат коллективы: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – профессор Анатолий Шутиков, Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты (2001). РСФСР һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе), Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты профессор Айдар Фәйзрахманов), Татарстан Республикасының Филармония джаз-оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер (2018 елдан) — Сергей Васильев), Филармония музыкаль-әдәби лекторие эшлиЗөһрә Садыйкова. Кадим Нуруллин: «10 елдан соң сездә һәр көн концерт булачак, аларга халык агылачак», – дисәләр, ышанмас идем». Шәһри Казан, 11.01.2018.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нуруллин Кадим Назырович. Татцентр.ру 2021 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе ― мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге югары казанышлары өчен Директор Татарской госфилармонии удостоен почетного звания. tatpressa.ru, 22.02.2021 Фикерләр

Шәхси тормышы Гаиләле. Туган ягы Буа районы Ташкичү авылында Авыл көне уздыруны оештыраБуа районы Ташкичү авылында Авыл көне узды. «Байрак», 17.07.2025.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Зилә Мөбәрәкшина. Кадим Нуруллин – Шәймиевкә биргән җаваплары, хатынының сабырлыгы һәм командасы турында. Интертат, 18.07.2025

Сылтамалар Нуруллин Кадим Назырович. tatfil.ru

Төркем:Татарстан мәдәнияте эшлеклеләре Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре