Барс Канатлары«Барс канатлары» командасы уенчылары чемпионатка әзерлекне башлады. () — Казанда урнашкан коляскалы инвалидлар уйнаучы баскетбол клубы. Команда Россиядә бу спорт төрендә алдынгы коллективларның берсе булып санала һәм Татарстанда адаптив спортны үстерүгә зур өлеш кертә.Программу минимум выполнили — тренер «Крыльев Барса» Василий Кочетков.

Тарих

Клубның оешу тарихы 2009 елның 22-26 октябрендә Казанда «Россия — спорт державасы» беренче Бөтенроссия спорт форумы кысаларында коляскалардагы инвалидлар арасында баскетбол буенча ачык турнир уздырудан башлана.

Ул вакытта республика инвалидлар җәмгыяте алдына коляскаларда инвалидларның баскетбол командасын төзү бурычы куела. Анда 9 кеше, Татарстан командасы өчен уйнарга теләүче коляскадагы инвалидлардан торган команда туплана. Команданың тренеры итеп БК "УНИКС"ның элеккеге уенчысы Кочетков Василий Михайлович билгеләнә. Тренерның Мәскәүдәге коляскалы инвалидлар баскетбол клубының күнегүләр процессы белән танышу өчен бер атналык командировкасы оештырыла. Турнир башланырга ике атна кала команда «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексында көндәлек күнегүләр уздыра. Команда өчен Санкт-Петербургның «ЛУКОР» фабрикасының махсус баскетбол инвалид коляскаларына заказ бирелә.

Коляскалы инвалидлар арасында баскетбол буенча ачык турнир 2009 елның 22-26 октябрендә «КАИ ОЛИМП» КСКда уза. Турнирда Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Санкт-Петербург, Литва, Украина, Беларусь шәһәрләреннән һәм беренче мәртәбә Казан шәһәреннән командалар катнаша.

«Барс канатлары» коляскалардагы инвалидларның баскетбол клубы рәсми рәвештә 2010 елның 1 гыйнварыннан эшли.

Бүгенге көндә «Крылья Барса» коляскалы инвалидлар баскетбол клубы составында 13 спортчы (Яңа затлар) исәпләнә, «Тулпар» КСКда атнага 5 тапкыр, көненә 2шәр сәгать тренировкалар алып барыла. Балалар шөгыльләнә торган залны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы арендага алган. «Барс Канатлары» баскетбол клубы үрнәге Татарстан Республикасында коляскаларда баскетбол кебек паралимпия спорт төрен үстерү өчен потенциал барлыгын күрсәтә. Мәсәлән, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай шәһәрләрендә. 2010 елда «Барс канатлары» командасы Чиләбе шәһәрендә коляскаларда баскетбол буенча ачык турнирда катнашучы командалар арасында III урынны яулый. 2011 елда «Барс канатлары» спорт клубы Төмән шәһәрендә коляскаларда баскетбол буенча ачык өлкә ярышларында алтын медальләр яулый.

2012 елда спортчыларның осталыгын арттыру өчен «Oe Ttinger» немец командасы тренеры чакырыла. Шул ук елда «Крылья Барса» командасы Россия чемпионатының ике әйләнеше нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны алды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча «Барс канатлары» спорт клубының өч спортчысына КМС (спорт мастерына кандидат) исеме бирелә.

2012 елның декабрендә «Барс канатлары» БК Аникщай шәһәрендә (Литва) коляскаларда баскетбол буенча халыкара турнирда катнашып, 4 урынны яулый.

2013 елда безнең команда Чиләбе шәһәрендә коляскаларда баскетбол буенча ачык турнирда катнашып, 2 урынны яулый.

2013 елның 18-22 октябрендә Казанда коляскаларда баскетбол буенча бишенче ачык Россия Кубогы уза, анда команда өченче урын ала.

2013 елның декабрендә «Крылья Барса» БК Аникщай шәһәрендә (Литва) коляскаларда баскетбол буенча халыкара турнирда катнашып, 4 урынны яулый.

Казанышлары Россия чемпионатларында призлы урыннар алу Халыкара турнирларда катнашу«Крылья Барса» победили в турнире BG 3x3 LEAGUE Wheelchair Basketball Open в Белграде. Яшь инвалид спортчыларны тәрбияләү һәм аларны җәмгыятькә интеграцияләү

Клубның әһәмияте «Барс Канатлары» Татарстанда адаптив спортны үстерүдә мөһим роль уйный, инвалидларның социаль активлыгын арттыра һәм инклюзив җәмгыять формалаштыруга ярдәм итә.

Сылтамалар

Клубның рәсми ВКонтакте төркеме Россия инвалидлар өчен коляскада баскетбол федерациясе

Төркем:Спорт оешмалары Категория:Казан спорт клублары Категория:Россиядә баскетбол Категория:Адаптив спорт