Еланлы йолдызлыгы () — бигрәк зур, әмма тәэсирсез экватордагы йолдызлык. Геркулестан көньякта урнашкан.
Еланлы зодиак йолдызлыгы булмаса да, Кояш анда 30 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июнь аенда була. Россиядә тулысынча көньяк һәм урта киңлекләрендә күренә.
Йолдызлар Еланлы β — Кәлбелрагый ( кәлб әр-ра‘и — «көтүче эте»Кәлб — эт; рагый — көтүче, хайван багучы, чабан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.; ), +2,76m йолдызча зурлыктагы йолдыз якынча 82 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Тарих thumb|left|Әл-Суфинең Кузгалмас йолдызлар китабыннан Еланлы Кешенең сурәте. XVIII гасыр кулъязмасы (1417 елда Олугбәк өчен әзерләнгән нөсхәсеннән күчермәсе) Еланлы — борынгы йолдызлык. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Борынгы греклар карашлары буенча бу йолдызлык Аполлон һәм нимфа Корониданың улы Асклепийның катастеризмы.
Искәрмәләр
Төркем:Йолдызлыклар