Алгы Азия (Көнбатыш Азия) — географик яктан үзенә Кавказ артын, Көпет тауларын, Кече Азия таулыгын, Әрмән таулыгын, Иран таулыгын, Месопотамияне, Гарәп ярымутравын һәм Левантны, ә сәяси яктан үзенә якын көнчыгышны, урта көнчыгышны һәм көньяк Кавказны керткән Азиянең бер өлеше.
География Алгы Азиянең күпчелек өлешен таулар һәи таулыклар биләп тора, көньягындагы Гарәп өлкәсе күбрәк тигезлекләрдә ятып, төньяк Африкага охшаш.
Күпчелек территорияне чүлләр, комлыклар, коры сахралар били. Урта, Кара, Каспий диңгезләре ярлары, Гарәп ярымутравының көньягы һәм таулы районнар сузызлык кичермиләр.
Регион нефтькә бай (Фарсы култыгы, Каспий яры).
Күп җирләрне көтүлекләр алып тора.
Сәяси бүленеше Дәүләтләр: Азәрбайҗан Әрмәнстан Бахрейн Гөрҗистан Мисыр Исраил Иордания Гыйрак Иран Йәмән Катар Кипр Күвәйт Лөбнан БГӘ Оман Согуд Гарәбстаны Сүрия Төркия
Төп халыклар әзәриләр ассирияләр гарәпләр әрмәннәр греклар грузиннар яһүдләр көрдләр мегреллар ләзгиләр фарсылар пуштуннар талышлар төрекләр сваннар
Сылтамалар Западная Азия WEB-ATLAS.RU сайтында Middle East, West Asia
Төркем:Азия