К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты () — 1957 елга кадәр эшләп килгән, Уфада беренче югары уку йорты.
Тарих Уфада беренче педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда Ырынбур, Уфа, Пермь губерналарын, шулай ук Тургай һәм Урал өлкәләрен хезмәтләндергән Ырынбур уку округы үзәге Ырынбурдан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.
1909 елның 2 июлендә Русиянең халык мәгарифы министры А. Н. Шварц Уфада 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өч еллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында күрсәтмә бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку округы попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табырга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.
1909 елның 4 июлендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9-чы йортында (хәзерге вакытта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгат академиясе корпусларының бересе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Ырынбур уку округы попечителе институтны ачык итеп иглан иткәч, тантанала катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда императорга тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, «преосвященный» Нафанил, Ырынбур уку округы попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна земство идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Русиянең төрлө төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында 1909 елның 12 ноябрендә халык мәгарифе министры тарафыннан Николай II императорга тапшырыла.
1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше тамамлый. Педагогик советның 1912 елның 4 июне карары белән аларга шәһәр училищесы укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын медаль белән – Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш медаль белән – Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тамамлыйлар. Аларның барсы да Ырынбур уку округының шәһәр училищеларына укытучылар итеп тәгаенләнә.
1917 елның сентябрендә 2нче курс укучыларын алга таба уку өчен беренче тапкыр ике агымга бүләләр: физика-математика һәм табигый-география бүлекләре. 1нче курска кабул итү 3 бүлекнең: тарих-әдәбият, физика-математика һәм табигый-география бүлекләренең һәрберсенә аерым алып барыла.
1919 елда Уфа укытучылар институты Халык мәгарифе институты итеп үзгәртелә. 1923 елдан алып институт “Практик институт” исемен ала һәм өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләрен дә әзерли башлый.
1929 елда аның базасында К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты оештырыла. 1930 елда институтның эчендә үзгәртеп корулар була, бүлекләр факультетларга әйләндерелә (физика-математика факультеты, тәбигый фәннәр факультеты, география факультеты, тарих-филология факультеты). Бу факультетларда 15 кафедра эшли. Шул ук елда читтән торып уку бүлеге, тагы бер елдан кичке уку бүлеге ачыла.
1957 елда, СССР Министрлар Советының 1957 елның 20 июлендәге карары белән педагогия институты Башкортстан дәүләт университеты итеп үзгәртелә. 6 ноябрьдә университетны ачу тантанасы үткәрелә. Илдә ул 37-че уку йорты була. Аны оештыручы һәм университетның беренче ректоры – Шәйхулла Хәбибулла улы Чанбарисов була.
К. А. Тимирязев исемендәге институт 1957 елда университет статусына күтәрелеп, ун елдан аның урынына Башкортстан дәүләт педагогия институты (хәзер — М. Акмулла исемендәге университет) төзелеп сафка баса.
Шәхесләр Директорлар Шәриф Сүнчәләй (1929 елдан), Х. М. Әбүнәгыймов (1930 елдан), Ш. С. Абзанов (1931 елдан), Гобәй Дәүләтшин (1935), М. А. Мендельсон (1935 елдан), С. С. Зәйнәшев (1937 елдан), Г. Т. Вәлиев (1942 елдан), М. Я. Янгиров (1952 елдан), Шәйхулла Чанбарисов (1954 елдан).Башкорт энциклопедиясе
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Рифкать Рәимов 1904-12-30 Куян Госмания мәдрәсәсе галим 1953-02-15 Янғуразов Әхмәт Мөхәмәтвәли улы 1910-09-10 Башкорт Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыИске Бүздәк К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты икътисадчы 1978-09-12 Фәһим Сәяхов 1926-11-20 Башкорт Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыЧуенчы К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты тарихчы 2003-11-20 Elita Aleksandrovna Mukhacheva 1930-06-09 Түбән Новгород К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты университет профессорыматематик 2011-04-15
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Габдулла Мирсәетов 1891-02-02 Бәләбәй өязеБик-Карамалы мәктәп укытучысы 1969 1938 Нигъмәт Зөлкарнәй 1892-03-06 Ахун укытучыпрозачыөлкәне өйрәнүче 1968-04-19 Тәфкалүн Вәлиев 1896-11-19 Дүшәнбикә укытучы 1959-10-10 1939 Александр Светаев 1896-08-26 Naruksovo географ Ишембайның 1 санлы гимназиясеБашкорт дәүләт университеты 1985 Янғуразов Әхмәт Мөхәмәтвәли улы 1910-09-10 Башкорт Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыИске Бүздәк икътисадчы Башкорт дәүләт университетыК.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты 1978-09-12 Трубицын Василий Андреевич 1917-01-01 Ырынбур губернасы укытучышагыйрь 1994-06-26 Попов Василий Дмитриевич 1921-12-28 Пчельник университет профессоры Уфа дәүләт авиация техник университеты 1997-03-16 1951 Суфия Китапова 1922-11-12 Иске Сабай икътисадчы Уфа дәүләт нефть-техника университеты 1997-12-24 1949 Рөстәм Кузеев 1923-01-05 Әмин тарихчыуниверситет профессоры Кызыл таңРФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниститутыБашкорт дәүләт университетыМифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты 1998-03-23 1950 Анастасия Грекова 1923-11-24 Үмер икътисадчы Башкорт дәүләт аграр университетыРусия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгеМифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты 2000-06-01 Фәһим Сәяхов 1926-11-20 Башкорт Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыЧуенчы тарихчы К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты 2003-11-20 1950 Раил Кузеев 1929-01-10 Әмин тарихчыэтнографуниверситет профессорыдепутатэтнолог РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниститутыРусия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгеБашкорт дәүләт университетыМифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетыБашкортстан Фәннәр академиясе 2005-08-022005-08-01 1952 Elita Aleksandrovna Mukhacheva 1930-06-09 Түбән Новгород университет профессорыматематик К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтыУфа дәүләт нефть-техника университетыУрал дәүләт техника университетыУфа дәүләт авиация техник университеты 2011-04-15 Ярышев Нәжиб Ғәфүр улы 1931-02-22 Сабаш мәктәп укытучысыстудент-биологхимикбиолог Häläf Şakircan uli Gardanov 1932-10-20 Үрнәк 2007
Искәрмәләр
Чыганаклар Университетның тарихы. Кыскача тарихи белешмә
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча институтлар Төркем:1909 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Башкорт дәүләт университеты Төркем:Педагогика юнәлешле югары уку йортлары Төркем:Уфа югары уку йортлары Төркем:1957 елда ябылган уку йортлары