Әсәкәй районы () — Ырынбур өлкәсе составына керүче муниципаль район.

Административ үзәк — Әсәкәй авылы.

Халык 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php23 32735 38733 59927 89824 68224 49221 050

Милли состав (2010): татарлар — 49,5%, руслар — 36,4%, мордва — 4,5%, казакълар — 2,4%, украиннар — 2,3%, чуашлар — 2,0%.

Татарлар

Тарихы Борынгы татар авыллары (18 йөзнең 2 нче яртысында нигез салына) — Әсәкәй, Иске Солтангол, Иске Колшәрип, Котлый. Бу авыллар Яңа Мәскәү юлы төзелә башлагач барлыкка килә. 1917 елга кадәр Әсәкәй районы территориясендә 12 мәчет, 5 мәктәп, татар-рус земство мәктәбе эшли. 1930-еллар урталарында татарча «Кыр ударниклары» газетасы нәшер ителә. Совет чорында районның 15 мәктәбендә татар теле фән буларак укытыла.

Хәзерге торышы 1993 елдан ТИҮ бүлекчәсе эшли, 1998 елда ул Милли-мәдәни мөхтәрият итеп үзгәртелә. 1990-еллар башыннан атнага 3 тапкыр татарча радиотапшырулар алып барыла, ТР телевидениесе тапшырулары кабул ителә.Татар энциклопедиясе

Районда туган күренекле шәхесләр Ягъфәр Әхмәтшин (1924, Котлый - 1945, Польша), Советлар Берлеге Каһарманы. Марат Хөснетдинов (1937, Әсәкәй), ССРБ (1972-1986), РФ (1994-2000) министры урынбасары.

Һәйкәлләр

Район үзәгендә һәйкәлләр бар: А.С. Пушкинга һәйкәл Муса Җәлилгә һәйкәл

Административ бүленеш Әсәкәй районы составына 21 авыл шурасы керә. Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Рәсми сайт

*