Максим Радзивилл (инглиз телендә: Maksym Radziwill; 1988 елның 24 февралендә туган) — саннар теориясендә махсуслашкан Канада математигы. 2016 елның августыннан бирле Канадада, Монреальдә МакГилл Университетында эшли.

Тәрҗемәи хәле Радзивилл 1988 елның 24 февралендә Совет Социалистик Республикалар Берлегендә, Мәскәүдә туган булган. Аның гаиләсе 1991 елда Польшага, ә аннан соң Канадага күчкән булган. Радзивилл 2009 елда Монреальдә Макгилл Университетын тәмамлаган, ә 2013 елда Калифорниянең Стэнфорд университетында Кэннэн Сундараджан җитәкчелеге астында диссертацияне яклаган булган һәм математика буенча фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә ирешкән. 2013-2014 елларда ул чакыру буенча Нью-Джерси штатында Принстон Перспектив өйрәнүләр институтына килгән булган. 2014 елда Ратгер университетында профессор Хиллның ассистенты булган.

Бүләкләнүе 2016 елда Максим Турку университетыннан Кайса Матомяки белән SASTAR Ramanujan бүләген алган . 2017 елның февралендә Радзивилл арттырылган стипендия белән бүләкләнгән булган.

Басмалары mit K. Matomäki: Multiplicative functions in short intervals: In: Annals of Mathematics. Band 183, 2016, S. 1015—1056 1501.04858. mit K. Matomäki, Terence Tao: An averaged form of Chowla’s conjecture: In: Algebra & Number Theory. Band 9, 2015, S. 2167—2196 1503.05121.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Homepage, McGill University Finnish, Russia-born mathematicians to jointly receive 2016 Ramanujan Prize Төркем:Математиклар