Портчара (, ) ― Мари Ил Республикасының Бәрәңге районы Мазарбашы авыл җирлегенә керүче татар авылы.
География Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында урнашкан, Район үзәге Бәрәңге бистәсеннән (турыга) 11 км төньяк-көнчыгышта урнашкан.
Климат Климат уртача континенталь, уртача салкын кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән аерылып тора. Уртача еллык һава температурасы ― 2,2 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы ― +18,5 °C; иң салкын (гыйнвар) ― −14 °C. Тотрыклы салкыннар белән период озынлыгы уртача 127 көн. Атмосфера явым-төшеменең уртача еллык саны 496 мм, шуларның якынча 70 % апрельдән октябрьгә кадәр төшә.
Вакыт зонасы
Портчара, барлык Мари Ил торак пунктлары кебек үк, Мәскәү вакыты (MSK) булган вакыт зонасына карый. Кулланылыштагы вакытның UTCка карата күчеше +3:00 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 N 107-ФЗ (ред. от 22.12.2020) «Об исчислении времени». Статья 5. Часовые зоны. КонсультантПлюс
Атамасы
Мари теленнән тәрҗемә иткәндә «йорттан калган буш урын» дигәнне аңлата. Риваятьтә әйтелгәнчә, татарлар килгәнче монда марилар яшәгән, алар чукындырудан баш тартып, үз торакларын ташлап киткәннәр. Татарлар, урманны сөрү өчен чистартып, Койла елгасының биек ярында йортлар салганнар.
Тарих XIX гасыр башыннан 10 кеше яшәгән ике йортлы ял итү урыны буларак телгә алына. 1836 елда биредә 22 гаилә, 163 кеше яшәгән.
1876 елда басылып чыккан 1859—1873 еллар мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә торак пункт Нократ губернасының Уржум өязе Порчара казна авылы буларак телгә алына. Койла елгасы буенда, Иске Казан коммерция юлының уң ягында, өяз шәһәре Уржумнан 54 чакрым һәм казна авылы Төрек авылындагы станоклы фатирдан 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда, 17 йортта 257 кеше (117 ир-ат һәм 140 хатын-кыз) яшәгән, мәчет, кәгазь фабрикасы булган.
1926 елда 821 кеше, барысы да татарлар яши, 1952 елда 119 йорт һәм 500 кеше яши. 2003 елда авылда 47 йорт исәпләнә. Совет чорында «Чулпан» һәм «Ленин» колхозлары эшләгән.История сел и деревень Республики Марий Эл. Параньгинский район: Сборник документальных очерков. — Йошкар-Ола: Комитет Республики Марий Эл по делам архивов, Государственный архив Республики Марий Эл, администрация муниципального образования «Параньгинский район», 2004. — 320 с.
XVIII гасырда авыл Нократ губернасының Өрҗем өязе Бәрәңге, XIX гасырда ― XX гасыр башында Төрек волостьлары составына кергән. 1920 елда Мари автономияле өлкәсе составына керә, Сернур, аннары Мари-Төрек кантоннарына карый. 1931 елның апреленнән Бәрәңге районы карамагында.
Халык 1859Деревня ПОРТЧАРА (ПУТЧАРА, ЛАШМАНСКАЯ). «Родная Вятка». 1884 1905 1959 1970 1979 2002Деревня Куянково (Портчара, Мерансола). 2010Численность населения городских населенных пунктов, сельских населенных пунктов. Параньгинский муниципальный район. 257 436 623 438 373 235 75 44
Милли состав (2002): 75 кешенең 99 % ы — татарлар.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1918 Әхмәтсафа Гайсин 1943-11-27 Zaporizhzhia Raion
Дин Нократ губернасы Уржум өязенең мөхтәсибәт мәктәпләре турында ведомость мәгълүматларына караганда, Нократ губернасы Уржум өязенең Ирмучаш һәм Төрек волостьларындагы татар торак пунктларында 19 гасыр ахыры — 20 гасыр башында 18 мәчет эшләгән. Аларның берсе Пурчар (Портчара) авылында булган.Религию наших предков передадим нашим детям.
1932 елда Портчардагы мәчет янып бетә. Мәчет булмаса да, авылда рухи мәгърифәтчелек эше туктамый, аны күрше авылларның имамнары үткәрә. 1997 елда авылда яшәүче Илһам Ибраһимов мәчет төзелешенә нигез сала. Төрле сәбәпләр аркасында төзелеш озакка сузыла һәм 2011 елда гына тәмамлана.
Искәрмәләр
Сылтамалар Куянково, деревня. ABOUTMARI.COM Документы территориального планирования Алашайского сельского поселения. Администрация Параньгинского муниципального района Республики Марий Эл
Төркем:Бәрәңге районы торак пунктлары Төркем:Мари Иле татар авыллары