Азат Алимов, Азат Миргасыйм улы Алимов (Азат Миргасимович Алимов; 1946 елның 10 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чүпрәле районы, Кече Чынлы) ― галим―эпизоотолог, биохимик, микробиолог. 2006―2009 елларда Казан ветеринария институтында патологик физиология кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре докторы (1993), профессор (1998), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998). РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (2013)Видные деятели Дрожжановского района. drogganoye.tatarstan.ru.

Тәрҗемәи хәле 1946 елның 10 августында 10 августа 1946 года родился Алимов Азат Миргасимович. Институт татарской энциклопедии и регионоведения Вконтакте, 10.08.2023 Татарстан АССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында кохозчы крестьян гаиләсендә туган.

1970 елда Казан ветеринария институтын (отличие белән), биохимия лабораториясе каршында аспирантура тәмамлаган. Аспирантураны тәмамлагач, «Аминокислоталар алмашы һәм төрле вирулентлы листерийларның иммунохимиясен өйрәнү» () темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (1974).

1993 елда махсус тематика буенча докторлык диссертациясе яклаган.

Хезмәт юлы 1973―2006 елларда Казан ветеринария институтының (1986 елдан академия) биохимия лабораториясендә, аннан соң ВНИВИда кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр булып, 1984―2006 еллардаИстория. КАВМ Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институтында (Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәге, ФГБНУ «ФЦТРБ-ВНИВИ» Вконтакте) биохимия лабораториясе мөдире булып эшләгән. 2006―2009 елларда Казан ветеринария медицинасы академиясендә патофизиология кафедрасы мөдиреИстория кафедры физиологии, патологической физиологии и фармакологии Казанской ГАВМ — КАВМ. 2009 елда биологик һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире итеп күчерелгән.

Гыйльми кызыкысынулары Фәнни эшчәнлеге биохимиясен һәм генетикасын өйрәнүгә, зооантропонозларны диагностикалау һәм специфик профилактикалау методларын эшләүгә һәм камилләштерүгә багышланган Алимов Азат Миргасимович. Сотрудники. КАВМ. Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч йогышлы авыруларны диагностикалау һәм профилактикалауның актуаль проблемалары; авыл хуҗалыгы хайваннары листериозына каршы коры тере вакцинаның автордашы; аның тарафыннан абортоген булмаган зәгыйфь агглютиноген вакцина штаммы ― бруцелл УФ-1 табылган; хайваннарда Себер түләмәсен диагностикалауның аллергик ысулы һәм түләмә аллергенын табу ысулы эшләнгән.

264 басма эш, шул исәптән 7 авторлык таныклыгы һәм патент авторы. 4 фән докторы һәм 13 фән кандидаты әзерләгән (мәсәлән, 2009 елда Тимур Галиев яклаган Диссертация на тему «Физиолого-биохимический статус свиней при разной технологии содержания и его коррекция»).

Институтның һәм шәһәрнең фәнни һәм иҗтимагый тормышында катнаша, Биохимия җәмгыятенең Казан бүлеге идарәсе әгъзасы булып тора.

Кайбер басылган гыйльми хезмәтләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 ― Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе 2013 – РФ Хөкүмәтенең Фән һәм техника өлкәсендә премиясе (төркем эчендә) ― умартачылыкның икенчел чимал чыганакларыннан яңа биологик актив субстанцияләр технологияләрен эшләгәне һәм керткәне һәм аларны кошчылыкта практик файдаланганы өчен медальләр, , Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең () көмеш медале.

Искәрмәләр

Сылтамалар Алимов Азат Миргасимович. Известные ученые Алимов Азат Миргасимович. Татарская энциклопедия TATARICA

Төркем:Биохимиклар Төркем:Микробиологлар Төркем:Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:ПрофессорларТөркем:Казан ветеринария институты укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары