Зоһран Мамдани, Зоһра́н Ква́ме Мамда́ни (; 1991 елның 18 октябре, Уганда, Кампала) ― америкалы сәясәтче, Нью-Йоркның сайланган мэры. 2026 елның 1 гыйнварында Нью-Йорк мэры вазифасына керешкән, антны Коръәнгә кулын куеп китергәнМаксим Макарычев. Зохран Мамдани принял присягу в качестве мэра Нью-Йорка. Российская газета. 1.01.2026. АКШ демократик фиркасе һәм «Американың Демократик социалистлары» (DSA) оешмасы әгъзасы. 2021 елдан Нью-Йорк штаты Ассамблеясе депутаты.
2025 елның 4 ноябрендә Нью-Йорк мэры җиңү яулаган. Ул шәһәр тарихында сайланган мэрлар арасында беренче мөселман һәм соңгы елларда сайланган иң яшь мэр булып тора.
Тәрҗемәи хәле 1991 елның 18 октябрендә Уганда башкаласы Кампала шәһәрендә туган. Әтисе Колумбия университеты профессорs, Гуджараттан чыккан шигый ислам вәкиле (низари). Әнисе кинорежиссер, чыгышы белән пәнҗаблы Зоһран үзен шигый-уникечеләргә кертәhttps://x.com/ZohranKMamdani/status/1199409082773360640Roti and Roses for All.
Биш яшендә гаиләсе белән Кейптаунга, җиде яшендә Нью-Йоркка күченгән. 2014 елда африканистика өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлаган. Мамдани элегрәк рэп белән шөгыльләнгән.
Сәяси карьерасы Сәясәт белән 2015 елда шөгыльләнә башлаган. 2017 елда ул «Американың Демократик социалистлары» (DSA) оешмасына кушылган. 2020 елның июнендә Демократик партия праймеризында җиңү яулаган. 2021 елдан Нью-Йорк штаты Ассамблеясендә депутат. 2022 һәм 2024 елларда көндәшсез яңадан сайланган. 2025 елның маена 20 закон проектының төп авторы була, шуларның өчесе законга әверелә, шулай ук 238 закон проектының автордашы була. Ассамблея әгъзасы постында ул метро эшен яхшырту өчен штат бюджетына 100 миллион доллардан артык акча кертүгә ирешкән, бушлай автобусларның уңышлы пилот проектын эшләтеп җибәргән һәм пычратучы электростанция төзүдән баш тартуга ярдәм иткән
2024 елның 23 октябрендә Нью-Йорк мэры сайлауларында катнашуы турында игълан иткән. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул Нью-Йорк сайлаучыларының якынча яртысының тавышын казанган. 34 яшьлек демократ үзенең сәяси карашын «демократик социализм» дип билгеләгән. Мамдани сайлау кампаниясен «Нью-Йорк ― аз керемле кешеләр яши ала торган шәһәр», дигән шигаре белән алып барган. Ул торак арендасы бәясен катыру, бушлай автобус маршрутлары булдыру, шәһәр тарафыннан субсидияләнә торган супемаркетлар ачу һәм дөньяда иң кыйбат шәһәрләрнең берсендә яшәү чыгымнарын киметү өчен башка чаралар күрергә вәгъдә иткән. Боларны ул бай катлам кешеләренә салымнарны арттыру исәбенә башкарырга ниятләвен әйткән.
Социаль челтәрләрдән файдаланып, элек беркемгә дә билгеле булмаган Мамдани Демократик фирканең беренчел сайлау кампаниясе вакытында партия активистларын һәм яшьләрне үз ягына җәлеп итүгә ирешкән һәм элекке Нью-Йорк губернаторы узып киткән.
Шәхси тормышы 2018 елда натурализация процедурасы аша АКШ гражданлыгы алган. 2025 ел башында чыгышы белән Сириядән булган рәссам Рама Дуваджига өйләнгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:АКШ сәясәтчеләре Төркем:АКШ демократлары Төркем:Мөһаҗирләр Төркем:Боудин-көллиятне тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Нью-Йорк мэрлары