«Хыял артыннан» мюзиклы () ― Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Татарстан урамында урнашкан театр бинасында куйган беренче спектакле. Айдар Җаббаровның, әлеге театрга баш режиссер булып килгәч, биредә куйган беренче спектакле. Жанры буенча «дуслык, мәхәббәт һәм хыял турындагы » (җырлы-биюле 2 сәгать 40 минутлык тамаша)Рузилә Мөхәммәтова. Тинчурин театры Татарстан урамындагы театр бинасында беренче спектаклен чыгарды. Татар-информ, 23.10.2025. Спектакльнең премьерасы 2025 елның 22 октябрендә булганГөлүзә Ибраһимова. Тинчурин театры директоры Камал театры бинасында беренче спектакль куелу көнен әйтте. Татар-информ, 10.09.2025.
Тарих
«Хыял артыннан» ― Татарстан Республикасының Мәскәүдәге еллык Мәдәният көннәре өчен махсус иҗат ителгән, 2023 елның 24 августында Мәскәү Халыкара күрсәтелгән, сыналган совет татар хитлары нигезендә эшләнгән «Эзләдем, бәгырем, сине» театрлаштырылган концерт сценариенең пьеса итеп тулыландырылган яңа версиясе Рузилә Мөхәммәтова. Баш режиссер Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа сезон репертуарын игълан итте. Татар-информ, 14.08.2025. Анда төп рольләрне Илгиз Мөхетдинов һәм Эльмира Кәлимуллина, шулай ук җырчылар Айдар Сөләйманов, Айрат Ганиев, Марина Карпова, Илгиз Шәйхразыев, Рәсим Фасихов, «Болгар кызлары» триосы башкарганРадиф Кашапов. Театр Тинчурина, спектакль «Хыял артыннан»/«За мечтой». Реальное время, 26.10.2025.
Спектакльнең премьерасы 2025 елның 22 октябрендә Татарстан урамы, 1 адресы буенча урнашкан театрның зур залында тулы солд-аут белән узган. Премьерада Камал театрыннан Илгиз Зәйниев, Фәрит Бикчәнтәев, Әзһәр Шакиров, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина һ.б., мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, театр режиссеры Ренат Әюпов, продюсер Рифат Фәттахов, композитор Эльмир Низамов , шагыйрь Равил Фәйзуллин, Алмаз Хәмзин һ.б. күренекле шәхесләр катнашкан.
Куючы төркем Режиссёр ― Айдар Җаббаров Пьеса авторы ― Резеда Гобәева Рәссам ― Булат Ибраһимов Хореографлар ― Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар Видеорәссам ― Игорь Домашкевич Ут буенча рәссам ― Ольга Окулова Хормейстер ― Алия Хәмзина Театр оркестры (җитәкчесе Ильяс Камал)
Төп рольләрдә Чулпан ― Резедә Сәләхова Хәйдәр ― Артем Пискунов (икенче составта Илгиз Мөхетдинов) Әминә ― Зөлфия Вәлиева Хәлим ― Рамил Минханов Тәлгать Заһитович ― Харис Хөснетдинов «Балкыш»та җырлаучылар ― Зөлфәт Закиров (Наил), Илнур Байназаров (Рифат), Булат Зиннәтуллин (Шамил). Тамашада 1960-еллар җырлары яңгырый: «Идел буе каеннары», «Эзләдем, бәгырем, сине», «Ак чәчәкләр», «Ай, былбылым», «Әдрән диңгез» һ.б. Күмәк күренешләрдә Казан театр училищесы студентлары катнаша.
Сюжет Төзүчеләрдән оешкан «Балкыш» иҗат төркеме бәйгедә җиңеп, Мәскәүгә Бөтенсоюз конкурсына юл тота. «Балкыш»ның Мәскәүгә баруы нәтиҗәсендә анда җырлаган егетләрнең берсе Хыялый Хәйрүш кушаматлы Хәйдәр сөйгән яры Мәскәү кызы Чулпан белән кавыша. Егет Чулпанны кыз Казанга пленэрга килгәч күргән булган (ипи һәм кефир алырга кибеткә барырга чыккан Хәйдәр очраклы рәвештә Мәскәүдә укучы рәссам Чулпан өчен натурщик була). Хат язышырга сүз куешалар. Әмма Хәйдәрнең кесәсендә Чулпан адресы язылган кәгазь булган чалбарын апасы Әминә юган. Мәскәүгә кыз эзләргә адрессыз гына китәләр. Кызны эзләгәндә төрле хәйләләргә барырга, Мәскәүнең урам малайлары белән кыйнашырга, хәтта рәссамлыкка укучы студентлардан кызның фотороботын ясатырга туры килә. Әлеге фоторобот өчен Хәйдәр рәшәткә артына эләгә. Мәскәүдә бәлагә эләккәч, Хәйдәрне якташы һәм татар буларак яклаган милиция башлыгы Тәлгать Заһитович ярдәмендә аннан котыла. Бөтенсоюз конкурсын телевизордан күрсәтәләр. «Балкыш»ның бәйгегә баруы яшьләрнең кавышуына сәбәп була.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Миләүшә Галиуллина. «Хыял артыннан» ― яңа сәхнәгә. «Мәдәни Җомга», № 43 (1561), 31.10.2025. ― Б.6.
Сылтамалар Хыял артыннан. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Нурия Фатхуллина. «Едрить-кудрить» в Тинчуринском: куда «Вслед за мечтой» причалило «здание-парус» Айдара Заббарова? Бизнес-Онлайн, 24.10.2025
Төркем:Әлифба буенча спектакльләр Төркем:Татарча спектакльләр Төркем:Тинчурин театры спектакльләре Төркем:Мюзикллар