Варис Йолчиев, Варис Муса улы Йолчиев (ЙолчуевВарис Йолчуев вошел в состав жюри Международного фестиваля «Российский берег». Независимое культурно-просветительское интернет-издание АТАлар.Ru, 12.08.2020; ЕлчиевВарис Елчиев. Международная Гильдия Писателей) (; 1966 елның 7 июне, СССР, Азәрбайҗан ССР, Сумгаит) ― язучы, журналист, Азәрбайҗан һәм Россия Язучылар берлекләре, Халыкара язучылар гильдиясе әгъзасы. Азәрбайҗанда, Россиядә, Төркиядә, Үзбәкстанда, Иранда, АКШта һәм Канадада басылган 26 китап авторы (шуларның 11е бестселлерлар, 2021 елга). Азәрбайҗан Республикасының Атказанган журналисты.

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 7 июнендә Азәрбайҗан ССР Сумгаит шәһәрендә туган. Әтисе ― филология фәннәре кандидаты Муса Елчиев. Баку дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган (1990).

Хезмәт юлы

Яшьләр үзәге директоры урынбасары.

1991 елдан ― «168 saat» (168 сәгать), 1993 елдан ― «7 gün» (7 көн) газеталарының баш мөхәррире.

1995 елдан Азәрбайҗан дәүләт телевидениесенең «Төнге канал»ын (Gecə kanalı) оештыручыларның берсе.

2004 елдан «Азәрбайҗан» нәшриятының баш мөхәррире булып эшләгән.

2007 елда Азәрбайҗан телевидениесе һәм радиотапшырулары ЯАҖ () Вакытлы матбугат һәм социологик тикшеренүләр департаменты директоры итеп билгеләнгән. Ул шулай ук Азәрбайҗанда беренче TV Plus милли телерадиожурналының баш мөхәррире булып тора.

Хәзерге вакытта Азәрбайҗан Әдәби фонды директоры.

Иҗаты Беренче хикәяләре халык язучысы Исмәгыйль Шиһлының тәкъдиме белән журналында басылып чыккан. 1990-еллардан башлап матбугатта аның башка хикәяләре дә пәйда булган. Беренче китабы («Sonuncu ölən ümidlərdir») 2008 елның ноябрендә басылып чыккан. 2009 елда язучының «Bir ovuc torpaq» китабы, 2010 елда ― «Sənə inanıram», 2011 елда ― «Yetmiş yeddinci gün» китабы дөнья күргән.

Россиядә, Франциядә, Төркиядә, Бөекбританиядә «Ел язучысы» дип танылган. Аның әсәрләре Бөекбритания, Германия, Россия, Төркия, Израиль китапханәләренең әдәби фондларына керә.

«Бер уч туфрак» романы мотивлары буенча 2014 елда 14 серияле нәфис фильм төшерелгән, аңа финанс чаралары Азәрбайҗан Республикасы Президенты Указы белән бүлеп бирелгән.

2019 елда Бакуда уздырылган «Лиффт» V Евразия әдәби фестиваленең оештыру комитеты составына кергән4-cü “LiFFt” FESTİVALLAR FESTİVALI BAKIDA OLACAQ.

Азәрбайҗан һәм Россия Язучылар берлекләре, интернациональ Язучылар берлеге әгъзасы. Евразия халыклары ассамблеясенең әдәби советы рәистәше.

«Казан утлары» журналының 2025 елгы ноябрь санында «Кардәш халыклар әдәбияты» рубрикасында «Аккош җыры» хикәясе басылган (Марат Кәбиров тәрҗемәсендә).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2011 ― Азәрбайҗанның «Алтын сүз» әдәби премиясе, 2018 ― Евразия әдәби фестивале (Сочи) Алтын лауреаты 2016 ― Мәскәү халыкара әдәби премиясе, 2017 ― Адам Мицкевич медале (ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган), 2015―2019 елларда Лондон Халыкара әдәби премиясе, «Александр Пушкин. 220 лет» медалеВарис Йолчуев награжден «Медалью Пушкина» Российского союза писателей. massa.az

Шәхси тормышы Гаиләле. Өч баласы бар. Искәрмәләр

Сылтамалар Варис Елчиев. Международная Гильдия Писателей

Төркем:Бакы дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Азәрбайҗан журналистлары Төркем:Азәрбайҗанның атказанган журналистлары Төркем:«Алтын ЛиФФт» премиясе лауреатлары