Джон Даглиш Дональдсон, S.K. (1941 елның 5 сентябрендә туган), шотландияле-австралияле профессор һәм Дания короле Фредерик X-ның хатыны Даниянең Королевасы Мэриның әтисе.
Гаиләсе һәм өйләнүләре Джон Дональдсон Коккензи һәм Порт Сетонда, Көнчыгыш Лофианда, Шотландиядә туган, капитан Питер Дональдсон һәм аның атыны Мэри Далгайш улы. Капитан Дональдсон даими рәвештә Порт Сетон Гаваненнан корабта йөргән, аннан соң 1962 елда аның Shearwater (Шиэрвотэр) судносы Басс Бугазы Утраулары янында мөгезле терлек йөге белән барганда Тугызынчы Утрау янында югалган. Ул һәм аның экипажы коткарылган булган һәм утрауда әле дә кораб калдыклары бар. 1963 елның 31 августында Джон Дональдсон Порт Сетонда беренче хатыны Һенриетта Кларк Һорнга (1942-1997) өйләнгән. Алар шул елның ноябрендә Австралиягә, Тасманиягә күчкәннәр. Дональдсонның әти-әнисе, абыйсы Питер һәм сеңлесе Рой шулай ук Тасманиягә күчкәннәр. Аның әтисе аннан соң капитан буларак зур диңгез сәүдә ширкәтенә эшкә кергән. Аларның дүрт баласы бар, Джейн Элисон Дональдсон (1965 елның 26 декабрендә туган), Патрисия Энн Дональдсон (1968 елның 16 мартында туган), Джон Стюарт Дональдсон (1970 елның 9 июлендә туган) һәм Мэри Элизабет Дональдсон (1972 елның 5 февралендә туган), 2004 елда Дания Крон-принцы Фредерикка (хәзер король Фредерик X) кияүгә чыккан.
Британия гражданлыгына өстәп Дональдсон 1975 елда Австралия гражданлыгына ия булган.www.naa.gov.au
Һенриетта 1997 елның 20 ноябрендә үлгән һәм Дональдсон соңыннан 2001 елның 5 сентябрендә Сюзан Элизабет Һорвудка (1940 елда туган) өйләнгән. Ул Сюзан Муди, Сюзанна Джеймс һәм Сюзан Мэдисон исемнәре астында язучы роман язучы булып тора.
Белем алуы 1963 елда Дональдсон Эдинбург Университетыннан математика һәм физика буенча хөрмәтләр белән фән бакалавры дәрәҗәсе белән тәмамлаган. Эдинбургтан соң Дональдсон Австралиядә Тасмания Университетында математик профессор Дэйвид Эллиот җитәкчелеге астында эшләү өчен барган һәм 1967 елда фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә ия булган.
Карьерасы 1967 елда докторлыгына ия булганнан соң Дональдсон Тасмания Университетында кулланылышлы математика буенча лектор буларак калган һәм 2003 елда отставкага чыкканчы Тасмания Университетының деканы булган. Данмор графы белән ул Шотланд килеп чыгышлы Австралиялеләр Мирас Шурасында хезмәт иткән.
Корея Алдынгы Фән һәм Технология Институтында кулланылышлы математика профессоры булып Дональдсон элек Хьюстонда, Монреальдә һәм Оксфордта, 2004 елдан бирле Аархус Университетында һәм 2006 елдан бирле Копенгаген Университетында зиярәт итүче профессор булган. Мавыгучы регби уйнаучысы һәм Университет Ассоциатлары Регби Берлеге Клубы әгъзасы булып Джон Дональдсон 1968 елның 25 маенда Яңа Зеландиянең сәфәрдәге Ол Блэк Такымына каршы уйнаганда соңгы Тасмания Дәүләт Регби капитаны булганы өчен мәшһүр.
Хөрмәтләре, титулы һәм тугърасы PhD (Тасмания Университеты), докторат Dr J. D. Donaldson тарафыннан кабул ителгән, 1968 Даннеброг Орденының Бөек Хачы, 2004Australian Heraldry Society: New arms for Crown Princess Mary of Denmark – website of the Australian Heraldry Society (Accessed 5 May 2011)
2004 елда кызы шул вакыттагы Крон-Принц булган Фредерикка кияүгә чыкканнан соң Дональдсон Даннеброг Орденына билгеләнгән булган. Дания Король Орденнарының статутлары буенча ул да, кызы да Фредериксборг кальгасында күрсәтер өчен тугъра бирелгән булган. Профессор Дональдсонның тугърасының төп кыры буялган һәм Макдональд Гюль бөркетен һәм Сэйбл көймәсен күрсәтә, алар аның шотландияле килеп чыгышының символы булып тора. Баш кыр лазурь төсендә һәм Австралиянең тугърасыннан ике алтын Берлек йолдызын һәм алар арасында алтын чиксезлек символын күрсәтә, бу Австралиядә математик буларак карьераның символы булып тора. Калкан өстендә рәшәткәле шишәк, аның өстендә тышка төбәлгән аягүрә баскан кызыл арслан. Арслан Шотландия тугърасыннан һәм шулай ук Тасмания һәм Һобарт тугърасыннан.
Нәшер ителгән хезмәтләре
Билгеләмәләр һәм искәрмәләр Genealogisches Handbuch des Adels, Fürstliche Häuser, Reference: 2004 11 The Ancestry of Mary Elizabeth Donaldson 2006, Reitwiesner, William Addams, Reference: nr.2
Тышкы сылтамалар John D. Donaldson @ Mathematics Genealogy Project
Төркем:Математиклар