Буазкүл — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

География Буазкүл Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 290 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 24 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Актаныш авылыннан 27 км төньяк-көнбатыштарак, Агыйдел елгасы тамагы янында. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарих Буазкүл ― шушы ук атамалы күл һәм Киндеркүл елгасы буенда урнашкан Енәй волостеның (1866 елдан Семиостровск волосте) Енәй түбәсе башкортлары авылы. 18 йөзнең 1 нче яртысында нигез салына. 18-19 йөзләрдә халкы башкорт-вотчинниклар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Мәчет турында беренче тапкыр 1816 да искә алына, аның каршында мәктәп эшли. 20 йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 683 дисәтинә тәшкил итә. Административ-территориаль корылышы 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән ― Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан ― Актаныш районында. Демография Халык саны185918701897190619131922192619381949195819701979198920022010126137208279263240234255181125199252392392333 Буазкүл авылында 1816 елда 8 йортта 48 ир-ат һәм 40 хатын-кыз исәпкә алына, 1848 елда 19 йортта ― 112 башкорт. 1859 елда ― 125 асаба башкорт һәм элеккеге хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр (моңа кадәр алар теркәлмәгән). 1870 елда 25 йортта 137 башкорт исәпкә алынган, 1902 елда 37 йортта 112 асаба башкорт һәм хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр, 1905 елда Киндеркуль каршындагы 43 йортта ― 279 кеше. 1989 елгы җанисәп буенча nөп милләт — татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 227 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97.80%, башка халыклар — 2.20%.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.