Мәсәде — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Географиясе Мәсәде Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 295 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 20 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 229 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 99,56%, башка халыклар — 0,44%.

Тарих Авылга 1927 елда Такталачык авылыннан күченеп килүчеләр нигез салаТатарская энциклопедия: В 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. – Т. 4. - С. 82. ISBN 978-5-902375-05-0. Баштагы чорда ТАССРның Минзәлә кантоны Актаныш волостена карый. 1930 елдан Актаныш, 1963 елдан Минзәлә, 1965 елдан Актаныш районы составында. 1930 елда авылда "1 май" колхозы төзелә. 1965 елда ул “Актаныш” терлекчелек совхозы (Татар Ямалысы авылында) составына кертелә. Авыл халкы “Белая” нефть чыгару станциясендә эшли, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 1930нчы елларда башлангыч мәктәп ачыла (1950нче елларда яңа бина төзелә, 1985 елда балалар бакчасы бинасына күчерелә), 2016 елда ябыла. 2007 елда мәктәптә музей оештырыла. 1950нче елларда авылда татар зыялылары (мәсәлән, композитор Җәүдәт Фәйзи) ял итә. Авылда клуб, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пункты бар. Халык саны (еллар буенча): 1958 ел – 115, 1970 ел – 243, 1979 ел – 205, 1989 ел – 251. Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия: В 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. – Т. 4. – 768 с. ISBN 978-5-902375-05-0