Калтасы районы (, ) — Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан район. Районда барлыгы 79 авыл бар, шуларның 17-се татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Калтасинский район.
Районда татар авыллары: Илчебай, Шәрип, Яңа Әшит, Күчкән Гәрәй, Бурсык, Яңа Әткүл, Буралы, Чумара, Кучаш, Татар Бикшеге, Яңа Тукран, Солтанай, Ваныш, Күгәрчен, Нарат, Куян. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган. Район үзәге Краснохолмскида да татарлар күпчелекне тәшкил итә.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Татар авылларында татар теленең байкыбаш һәм минзәлә (яңавыл урынчылыгы) сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Районның көнчыгышында, ягъни Чумара, Кучаш, Татар Бикшеге, Яңа Тукран, Солтанай, Ваныш, Күгәрчен, Нарат, Куян авылларныда байкыбаш, көнбатыш татар авылларында минзәлә сөйләше таралган.
Юкка чыккан татар авыллары: Иске Шилек, Октябрьский.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Калтасы районы *