Давид Бессо (итальян телендә: Davide Besso) (1845 елның 28 июле, Триест — 1906 елның 8 августы, Фраскати) — итальян математигы, Модена университеты профессоры, «Periodico di Matematiche» математик журналы нигезләүчесе.

Тәрҗемәи хәле 1866 елда Пизада укуын тәмамлаган һәм башлангыч мәктәптә укыта башлаган. 1871 елдан 1888 елга кадәр Римда Техник институтта укыткан. 1888 елда Моденада математик анализ кафедрасына ия булган. 1896 елда отставкага чыккан. 1886 елда Римда «Periodico di Matematiche» математик журналын нигезләгән, ул әле дә бар.

Фәнни кертеме Математик анализ, 5-енче һәм 6-ынчы дәрәҗә алгебраик тигезләмәләр, сызыкча дифференциаль тигезләмәләр һәм геометрия буенча алтмыш тирәсе эш нәшер иткән. Беренче булып тигезкырлы тетраэдрны өйрәнгән.

Сайланган басмалары D. Besso, Di una classe d’equazioni differenziali lineari del terz' ordine integrabile per serie ipergeometriche, Rom. Acc. L. Mem. (3) XIX., Rom. Acc. L. (3) VIII (1884). D. Besso, Sul tetraedro a facce eguali, Besso Per. I. 1—12 (1886). D. Besso, Di alcune proprietà del triangolo, Besso Per. mat. II. 1—6 (1887). D. Besso, Sulla ricerca del volume della piramide triangolare quando sono date le lunghezze dei suoi spigoli, Besso Per. mat. IV. 144—145 (1889). D. Besso, Sull' eguaglianza con e interi e positivi, Besso Per. mat. V. 12—15 (1890).

Сылтамалар R. Marcolongo, Davide Besso (Biografia), Periodico di Mat. (3) 4, 147—156 (1907).

Төркем:Математиклар