Туймазы районы (, ) — Башкортстанның көнбатышында, Бөгелмә-Туймазы калкулыгынын уртасында урнашкан район. Районда барлыгы 114 авыл бар, шуларның 86-сы татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Туймазиский район. Моннан тыш 2 әйле башкортлары, 3 чуаш, 1 мордва-эрзя һәм 10 урыс (катнаш) авылы бар. Район үзәге Туймазы шәһәрендә дә татарлар күпчелектә, халыкның 70%-тан артыгын тәшкил итәләр.
Районда татар авыллары: Аблай, Айтактамак, Атнагыл, Әгертамак, Әтек, Бакчасарай, Балагачкүл, Балтай, Бәйрәкәтүбә, Бәтке, Бикмәт, Бишкурай, Булат, Гафур, Дуслык, Җегетәк, Илчембәт, Имангыл, Имән Күпер, Иске Арсланбәк, Иске Кандра, Иске Собханкол, Иске Туймазы, Исмаил, Каенъелга, Камыштау, Кандра, Кандракүл, Кандра-Төмәкәй, Кандры-Кутуй, Карамалы, Карамалы-Гобәй, Каран-Бишенде, Каранъелга, Карат, Караттамак, Кәкребаш, Кәлшәле, Кендектамак, Кече Бикмәт, Кече Тукмак-Каран, Көектамак, Кызыл Бүләк, Кызылташ, Кыска Елга, Мәкъсүт, Мәтәүтамак, Мостафа, Мулла-Камыш, Нечкә-Бүләк, Нөркәй, Нур, Райман, Салкын Чишмә, Самсык, Сәрән, Собханкул, Татар Олканы, Ташкичү, Тимер, Тирән Елга, Төмәнәк, Түбән Бишенде, Түбән Каранъелга, Түбән Сардык, Тукай, Тукмак-Каран, Туктагыл, Үрмәкәй, Үрнәк, Уязытамак, Чапай, Чокадыбаш, Югары Бишенде, Югары Сардык, Юкәле Чишмә, Якшай, Яңа Арыслан, Яңа Арсланбәк, Яңа Бишенде, Яңа Нарыш, Яңа Суыккүл Япрык, Ярмөхәммәт, Ярмунча. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Моннан тыш, тагын элекекеге 11 рус, 1 украин (Алексеевка) яки катнаш авылларда да татарлар хәзер күпчелекне тәшкил итә: Горный, Знаменка, Казнаковка, Бересклет Хуҗалыгы, Майский, Николаевка, Первомайское, Серафимовский, Фрунзе, Япрык бистәсе, Югары Троицкое.
Күпчелек татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше (бәләбәй урынчылыгы), Мәкъсүт, Кәлшәле, Имән Күпер,Алексеевка авылларында гына стәрлетамак сөйләше таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Төпкилде, Чокадытамак дигән башкорт, Дарвино, Чуаш Олканы, Раевка дигән чуаш авыллары халкы да татар теленә күчеп беткән.
Юкка чыккан татар авыллары: Акчарлак, Бүкәй, Кабык Күпер, Карагай, Көекурман, Тугыз Каран, Ирмәш, Даутайтамак, Кызылъяр, Чулпан, Җәйләүбаш, Олы Сазбаш, Яңа Казаклар, Йосыф-Завод.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Туймазы районы *