Клара Булатова, Клара Гариф кызы Булатова (1936 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Татар Карамалысы ― 2025 елның 29 апреле, РФ, ТР, Әлмәт) – татар шагыйре. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Татарстанның халык язучысы (2019). Сарман районының мактаулы гражданы (2021). 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат иткән.
Тәрҗемәи хәле 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.
Түбән Ләшәү (Сарман районы), Колшəрип, Яңа Кәшер (икесе дә Әлмәт районы), Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән.
Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, «Нур» телекомпаниясендә эшләгән.
2025 елның 29 апрелендә вафат Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат. Татарстан Язучылар берлеге, 29.04.2025.
Иҗаты 1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.
1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 1994 — Рафаил Төхфәтуллин премиясе 2007 — Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Әрнү» китабы өчен 2015 — Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015) 2019 — Татарстанның халык язучысы Клара Булатовага һәм Ркаил Зәйдуллага Халык язучысы исеме бирелгән. Татар-информ, 5.05.2019 2021 ― Сарман районының мактаулы гражданы Сабантуйда районыбызның почетлы гражданнары билгеле булды. sarman-rt.ru, 13.06.2021
Искәрмәләр
Әдәбият "Мәйдан" журналының К. Булатовага багышланган махсус саны. Сарман районы энциклопедиясе, Яр Чаллы, 2000, 32 бит.
Сылтамалар
Клара Булатованың музеена видеосәяхәт. YouTube видео
Моны да карагыз
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Татарстанның халык язучылары Төркем:Сарман районының мактаулы гражданнары