Мәснәви Хәертдинов, Мәснәви Хәертдин улы Хәертдинов (1924-1983) — рәссам, мөгаллим, Татарстан АССР халык рәссамы (1977). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1968). ССРБ (Украина ССР) рәссамнар берлеге әгъзасы (1957). Татарстан АССР рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (1962-1975, 1980-1983). Җөмһүрият өчен рәссамнар әзерләүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Тәрҗемәи хәле 1924 елның 3 мартында Татарстан АССРның хәзерге Сарман районы Шыгай авылында туган.
Ивановода сәнгать училищесын (1942), кече авиация белгечләре мәктәбен, Харковьда сәнгать институтын (1951) тәмамлый.
1983 елның 21 июнендә вафат.
Хезмәт юлы 1930 елдан Иваново шәһәрендә. 1942-1945 хәрби хезмәттә. 1951–1952 Казан сәнгать училищесында укыта, 1981-1983 училищеның директоры. 1952–1960 Украина ССР худфондының һөнәрханәләрендә эшли. Украина ССРның рәссамнар берлегенә кабул ителә. 1960-1980 Лениногорск музыка-сәнгать училищесында укыта, Лениногорск шәһәрендә рәсем сәнгате мәктәбенә нигез сала.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1968 Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе 1977 Татарстан АССРның халык рәссамы Халыклар дуслыгы ордены.
Хәтер Лениногорскида рәсем мәктәбендә музее эшли. М. Хәертдинов истәлегенә мәктәп диварына тактаташ куелды «Лениногорский журнал», 04.03.2015 .
Хезмәтләре Нефтьчеләргә багышланган: «Оператор» (1963), «Вахтадан соң» (1964). Лирик картиналар: «Шомырт исе аңкый. Дус кызлар» (1976), «Көзге иртә» (1970). Эш кешеләре темасына: «Кызлар» (1965), «Яшь икмәк үстерүче» (1970). Табигать күренешләре: «Кичке диңгез» (1970), «Ыкта июль» (1978), «Кичке Ык» (1978), «Эскертләр арасында» (1978). Габдулла Тукай портреты (1976).
Искәрмәләр
Чыганаклар Искусство Советской Татарии. Народные художники (җыентык). Казан, 1980. Сарман районы энциклопедиясе. 1 том. Чаллы, 2000, 197 бит.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Харьков сәнгать институтын тәмамлаучылар