Гүзәл Апанаева (Гүзәл Мәхмүд кызы Апанаева) – биюче, мөгаллим. РСФСРның атказанган (1984), Россиянең халык (2001) артисты. «Остазлык өчен» аерымлык билгесе иясе (2024).
Тәрҗемәи хәле 1948 елның 27 июль көнендә Мәскәүдә туа. Атаклы Апанаевлар нәселеннән:http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/info.php?id=401082 Исмәгыйль Апанаев → Муса Апанаев → Габделкәрим → Габдрахман → Рәшид → Мәхмүд → ГүзәлШежере рода Апанаевых (китапта : Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 150 бит. ISBN 978-5-298-02215-6
Игорь Моисеев ансамблендә 1966 елда ССРБның Зур театры каршындагы хореография училищесын (Агриппина Вагапова шәкерте Ольга Иордан классы), 1994 елда ГИТИС-РАТИны тәмамлый. 1967-1972 елларда Игорь Моисеев оештырган «Яшь балет» труппасында әйдәп баручы биюче була, Александр Годунов белән бергә бии. Репертуарында 30 дан артык үзенә атап куелган биюе була. Сәхнәдә 34 елдан артык бии. Ансамбль белән Италиядә, Бразилиядә, Япониядә, Кытайда, Португалиядә, гомумән, дөньяның 40 тан артык илендә триумф белән чыгыш ясый. Төп партияләрдә бию белән беррәттән, Игорь Моисеевның тәкъдиме белән, мөгаллимлек эшен дә алып бара: классик һәм халык сәхнә биюләрен укыта. 2000 елдан, ГИТИС тәмамлагач, Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академия халык театры каршындагы Мәктәп-студия директоры. Мәктәп-студия 2001 елда World Championships of Performing Arts (урысча Всемирный чемпионат исполнительских искусств) (АКШ)та алтын медаль яулый.http://www.wcopa.com/ 600 дән артык биюче әзерли, аларның күбесе мактаулы исемнәргә, хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
Гаиләсе Әтисе Мәхмүд Рәшид улы Апанаев Казаннан, әнисе Зәйнәб Гыйбадулла кызы Хәбибуллина Ырынбурдан, Мәскәүдә №№ 38 , 292 татар мәктәпләрендә укыталар. Бөек Ватан сугышыннан соң татар мәктәпләре ябылгач, һөнәрләрен алыштырырга мәҗбүр булалар: Мәхмүд заводка, Зәйнәб сүзлекләр бастыручы нәшриятка урнаша.
Абыйсы Шамил Апанаев – рәссам, "1905 ел истәлегенә" исемендәге сәнгать училищесын һәм архитектура институтын тәмамлаган.
Ире — балет биючесе, улы Андрей Америкада балет биючесе булып эшли.Дина Аляутдинова. История удивительной судьбы. http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/info.php?id=401082
Бу кызыклы 1969 елда режиссёр Эльёр Ишмөхәммәдовның “Влюблённые” нәфис фильмында уйный.https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%BB%D1%8E%D0%B1%D0%BB%D1%91%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%B5_(%D1%84%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%BC,_1969) Искәрмәләр
Сылтамалар видео: Гүзәл Апанаева турында кино-театр.ру сайтында М.Габаев. Г. Апанаева провела мастер-класс в ансамбле «Симд». «Южная Осетия», 11.12.2013
Төркем:Татар биючеләре Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү татарлары Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:«Остазлык өчен» аерымлык билгесе белән бүләкләнүчеләр