Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы — Татарстан территориясендә урнашкан биосфера тыюлыгы. 1960 елның 13 апрелендә Идел буеның бозылмыйча сакланып калган урманнарның һәм далалы урманнарының саклау максаты белән булдырылган. География Тыюлык ике — Саралы һәм Раифа — өлешеләреннән тора, алар бер-берсеннән 100 километр ераклыкта урнашалар. Раифа өлеше Казаннан 50 км көнбатыштарак урнашкан, Саралы өлеше исә Казаннан көньяграк, Идел, Чулман һәм Мишә елгалары бергә кушылу урынында урнашкан. Рельеф Раифа өлеше чокырлар челтәре белән киселгән, тигез рельефка ия, Саралы өлешенә биеклекләр аермасы хас. Саралы өлешенә Куйбышев сусаклгычының яр буйлары керә.

Төп елга — Сумка. Территориядә бер системаны тәшкил итүче күлләр һәм елгалар күп. Иң зур күл — Раифа күле. Туфраклар күбесенчә кәсле-көлсу, шулай ук артык юешләндергән туфраклар да бар. Климат Климат — уртача континеталь, температураның кискен үзгәртүе һәм явымнар төшүе хас. Моны да карагыз Ак күл Тышкы сылтамалар http://www.sopkgu.narod.ru/vkgpz.htm

Төркем:Татарстанның табигый тыюлыклары Төркем:Яшел Үзән районы