Хәмит Ярми, Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов (1904 елның 5 мае, РИ, Тубыл губернасы, Төмән өязе, Кырынкүл — 1981 елның 30 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — фольклор белгече, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1969), Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1964), Тукай бүләге иясе (1989).
Тәрҗемәи хәле 1904 елның 5 маенда Тубыл губернасы Төмән өязе (хәзерге Төмән өлкәсе Төмән шәһәренең Үзәк округына керүче) Кырынкүл () авылында туган. 1981 елда Казанда вафат. 1920 елга кадәр туган авылында яши. Олуг Манчел авылында яңа ысуллы мәдрәсәдә, Ямбайда белем ала. 1923—1930 елларда Төмәндә чыккан «Юксыллар чаткысы» () гәҗитендә, Яркәү районы Бурбар авылында клуб, китапханә мөдире, Төмәннең 7нче татар мәктәбендә, медтехникумда укытучы, окронода инструктор булып эшли. Төмән татар педагогия техникумын, Казан дәүләт педагогия институтын (1930), КДУ каршында аспирантураны тәмамлый.
1930 елдан «Кызыл Татарстан» гәҗитендә, Татарстан китап нәшриятында, Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшли. Хәмит Ярми гарәп графикасын да, латин алфавитын да, кириллицаны да яхшы белә; Владимир Ленин, Карл Маркс хезмәтләрен беренчеләрдән булып русчадан татарчага тәрҗемә итәДиләфрүз Фәхретдинова. Хәмит Ярми - галим һәм шәхес. «Яңарыш», 30.04.2014.
Гыйльми эшчәнлеге 1939—1972 елларда ССРБ фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли: 1942—1944 елларда институтның директоры. 1944—1947 елларда институтның халык иҗаты бүлекчәсе мөдире.
Халык авыз иҗатын җыю буенча махсуслашкан утыздан артык фәнни-гамәли сәяхәттә катнаша. 300дән артык татар авылында була. Халык иҗатын җыеп төзегән кырыктан артык җыентыгы бар. Татар халкының, шул исәптән себер татарларының, шигъри авыз иҗатын өйрәнә. Төп фәнни хезмәте — «Татар халкының шигъри авыз иҗаты» (). Шуның буенча филология фәннәре докторы диссертациясен яклый (1969).
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә татар фольклоры буенча лекцияләр укый. Татар халык иҗаты буенча дәреслекләр авторы.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре 1964 — Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе. 1989 — Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — 12 томлык «Татар халык иҗаты» фәнни җыелмасы өчен (иҗат төркеме эчендә, вафатыннан соң).
Хәтер Төмән шәһәренең бер урамына Хәмит Ярми исеме бирелгәнРаспоряжение администрации города Тюмени от 26 июля 2002 г. N 2490. Төмән өлкәсенең туган якны өйрәнү музеенда Хәмит Ярминең кабинет-музее ачылган. 2014 — Төмән өлкәсе хөкүмәтенең милләтләр эшләре комитеты финанс ярдәме белән «Күренекле шәхесләр» сериясеннән «Хәмит Ярми» китабы басыла.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Ярмөхәммәтов Хәмит Хөснетдин улы (Хәмит Ярми). «Тукай дөньясы» порталы Библиотека сибирского краеведения Төмән үзәкләшкән китапханәләр берлеге Ярми (Ярмухаметов), Хамит Хуснутдинович. Историческая энциклопедия Сибири (2009)
Моны да карагыз
Төркем:Татар галимнәре Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Татар фольклорчылары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:Казан университеты Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Хәмит Ярми