Сызран округы () — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Сызран шәһәрендә урнашкан булган. Тарих Сызран округы 1928 елның 14 маенда төзелә; аның составына юкка чыгарылган Сембер губернасының Сызран өязе җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Сызран округы, ССРБ округларының күпчелеге кебек үк юкка чыгарыла; районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгән.
Административ бүленеш Сызран округы 8 районга бүленгән була: Барыш районы, Инза районы, Кузоват районы, Николаевка районы, Яңа Спас районы, Сызран районы, Тирәнкүл районы, Шигон районы.
Моны да карагыз Сызран өязе
Төркем:РСФСР округлары Төркем:Урта Идел крае