Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте () ― Россия Федерациясенең Төньяк Осетия-Алания Республикасында 1994 елдан гамәлдә булган үзәкләштерелгән дини оешма (мөфтият). Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына керә.

Тарих

Төньяк Осетия Республикасында халыкның күп өлеше православие динендә. Шул ук вакытта республикада күп санлы мөселманнар да яши. Осетиннар арасында мөселманнар саны 15% тәшкил итә (70 мең кеше, осетин-мөселманнарның төп өлеше Ираф, Киров, Уң яр районнарында һәм Владикавказда яши). Ислам динен тотучы башка милләт вәкилләрен (ингушлар, татарлар, кумыклар, азәрбайҗаннар, кабардалар, төрек-месхетиннар, балкарлар, Дагстан вәкилләре, әрмәннәр, руслар һ. б.) исәпкә алганда, 2025 ел мәгълүматлары буенча, Төньяк Осетия-Алания Республикасында мөселманнар саны 250 меңгә җитә (республикада яшәүчеләрнең 20-25% ка якыны), 27 мәчет гамәлдә. Иң зур мөселман җәмгыятьләре Владикавказда, шулай ук Ираф, Пригородный һәм Моздок районнарының торак пунктларында эшли. Пригородный районында мәчетләрне ингушлар, Моздок районында ― кумыклар һәм чеченнар тотаМухаметшин Р.М., Каспарян К.В., Осипов С.К. Исламская община Северной Осетии в постсоветский период: особенности развития. Minbar. Islamic Studies. 2023;16(4):884-903..

1944―1990 елларда Төньяк Кавказда Төньяк Кавказ мөселманнарының Диния нәзарәте гамәлдә булган.

Төньяк Осетия — Алания мөселманнарының Диния нәзарәте 1994 елда республика мөселманнарының беренче корылтаенда оештырылган Объединяющий юбилей. Общественная палата РСО-Алания. Аның максаты дин эзәрлекләнгән, руханилар репрессияләнгән совет чорыннан соң мөселман җәмгыятен берләштерү була.

1999 елның 26 июлендә рәсми теркәлгән ДУМ РСО-А. rusprofile.ru.

Беренче мөфти (1991―2004 елларда) ― Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан Дзанхот хаҗи Хекилаев, ул гомеренең ахырына кадәр диярлек республика мөфтие булганНадежда Емельянова. Хекилаев Дзанхот. Духовное управление мусульман РСО-Алания, 16.09.2015. Ул 1990 елда мөселманнар иң күп яшәгән (элек Вольно-Магометановское) авылында Диния нәзарәте оештырган. СССР таркалганнан соң, Диния нәзарәте Владикавказга күчерелгән, әмма мөфти күп вакыт Чиколада эшләгән. Ул Диния нәзарәтен 2004 елның апреленә кадәр җитәкләгән. Ул мөфти булган вакытта СССР чорында туган якны өйрәнү музее урнашкан Сөнниләр мәчете мөселманнарга кайтарылган. Мөфти Дзанхот хаҗи Хекилаев, инфраструктура булмау, халыкның дини белемнәре түбән булу һәм хакимият тарафыннан ярдәм булмау кебек катлаулы шартларга карамастан, Диния нәзарәтенең аякка басуында төп рольне уйнаган. Мөфти вафат булганнан соң, 2004 елның язында, Р. Х. Вәлгасов мөфти итеп сайланган.

ХХ гасыр ахырына Төньяк Осетия Ислам өммәтенең фактик үзәге булып Беслан шәһәре тора, анда башка дин вәкилләре белән чагыштырганда мөселманнар саны өстенлек итә (24 000 нән артык кеше, ягъни халыкның 70% тан артыгы). Беслан фаҗигасе кайбер яшь мөселман осетиннар өчен православиегә күчү өчен сәбәп булган. Террор актыннан соң күп кенә исән калган балалар һәм үлгән балаларның ата-аналары, элек үзләрен мөселман дип санасалар да, чукынганнар. Һәлак булган бесланлыларны, шул исәптән мөселманнарны да, православие йоласы буенча җирләгәннәр.

2005 елның апрелендә мөфти итеп Владикавказ Җәмигъ мәчете имамы Х. М. Тавказахов билгеләнгән (2008 елның февралендә үз вәкаләтләрен тапшырган). Аннан соң әтисе ягыннан рус, әнисе ягыннан осетин булган А.-Х. (С. М.) Евтеев мөфти булган.

2011 елның 7 мартында мөфти итеп Хаджимурат Гацалов сайланган (2016 елда яңадан сайланган)Гацалов Хаджимурат Харумович. rusprofile.ru. Мөфти һәм аның хезмәткәрләренең актив эшчәнлеге республикада ислам фундаментализмын тарату учакларын локальләштерергә мөмкинлек биргән.

Фактлар 2010-еллар башында республикада ваһһабичылыкка каршы торучы мөселман җәмәгать эшлеклеләренә каршы берничә террорчылык акты кылынган. 2011 елның маенда халык шагыйре, профессор Ш. Ф. Джикаев; 2012 елның декабрендә мөфти урынбасары, Владикавказ Җәмигъ мәчете имамы И. А. Дударов, 2014 елның августында мөфти урынбасары Владикавказ Җәмигъ мәчете имамы Р. М. Гамзатов үтерелгән. Төньяк Осетия-Алания Республикасының 2005―2015 еллардагы Башлыгы (1954 елгы) ― сөнни мөселман.

Төзелеше Хәзерге вакытта (2025 ел) республикада 27 мөселман берләшмәсе эшчәнлек алып бара. Мөселман җәмгыятьләре Владикавказ, Беслан һәм Моздок кебек шәһәрләрдә, шулай ук Заманкул, Зильги (Правобережный районы), Карджин, Эльхотово (Киров районы), Чикола, Лескен (Ираф район), Куртат, Майское, Тарское (Пригородный районы), Кизляр, Предгорное, Хурикау (Моздок районы) һ. б. авылларда урнашкан. Мәчетләр янында якшәмбе мәктәпләре эшли.

2014 елның июленнән «Осетия. Голос ислама на русском языке» газетасы чыгаИслам Текеев. Война кончилась, ушли в Турцию. Как мусульманская Осетия стала православной. АиФ Ставрополь, 26.12.2019.

Искәрмәләр

Әдәбият Рощин М. Ю., Лункин Р. Н. Современная религиозная жизнь России. Опыт систематического описания. М.: Логос, 2005. том III. ISBN 5-98704-044-2

Сылтамалар Официальный сайт Мухаметшин Р.М., Каспарян К.В., Осипов С.К. Исламская община Северной Осетии в постсоветский период: особенности развития. Minbar. Islamic Studies. 2023;16(4):884-903.

Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:1994 елда нигезләнгән дини оешмалар Төркем:Әлифба буенча дини төркемнәр һәм оешмалар Төркем:Төньяк Осетиядә ислам