Казан (Томск өлкәсе) белән бутамагыз
Казан () ― хәзерге Омск өлкәсе районында Казан губернасыннан күченгән татарлар төзегән авыл. Биредә кешеләр 1909 елдан башлап 1930-еллар азагына кадәр яшәгән. Колхозлар оештыру башлангач, авыл мәҗбүриләп таратылган.
Урнашуы Казан авылы Иртышның сул ягында, Иртыштан 15 чакрым эчтәрәк урнашкан. Авылга иң якын урнашкан торак пункты ― рус-татар авылы булган. Административ яктан Тара өязе (1925 елдан Себер крае ) волостена караган.
Халык саны 1926 елда 61 хуҗалыкта 295 кеше яшәгән (татарлар): ир-атлар 155, хатын-кызлар 140 кеше Список населенных мест Сибирского края. Том I округа Юго-Западной Сибири.
Тарих Тубыл губернасы Тара өязе Такмык волостенә караган Казан исемле күченүчеләр авылына () Казан губернасы татарлары нигез салган. Күченүчеләр авылда 1909 елдан күренә башласа да, авылга исем 1912 елда гына бирелгән: авылга гел Казан тирәсе халкы гына җыелганга күрә, «Казан» (русча документларда: Казанскiй) дип исем биргәннәр.
Татарларның Казан губернасыннан Себергә күченү сәбәпләре: XX гасыр башында Столыпинның һәм 1911 елгы ачлыкЛеонид Перлов. Великое переселение лошадей. «Наука и жизнь», 2020, № 2. ― Стр.130—142 нәтиҗәсендә Казан губернасындагы җире аз крестьяннар Себергә килеп төпләнә. Тәтеш өязе Күккүз (Зур Күккүз) авылыннан күченгән 8 гаилә кешеләре Себергә башлап килеп, бу авыл булачак участокны билгеләгәннәр һәм шунда утырганнанр. Авылда беренче землянка казып тора башлаган кешенең исеме дә мәгълүм ― Күккүздән Миңлевәли Насыйбулла улы (Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганНаилә Галиева. Себернең югалган Казаны. «Безнең мирас», 2021 ел, № 8 (332). ― Б.13―15.). Шулай ук, Тәтеш өязе Әҗем, Дүртөйле, Барыш (өчесе дә хәзерге Апас районы авыллары), Алабирде (хәзерге Тәтеш районы), Тургай авылларыннан кешеләр килгән. Берничә гаилә Чистай өязеннән, бер гаилә Мамадыш өязеннән күченгән. 1921 елда башланган качып, кайбер гаиләләрнең туганнары да биредә сыену урыны тапкан.
1930-еллар башында, ялгыз хуҗалыкларны көчләп күмәкләштерүләр башлангач, авылның җирләрен якында оештырылган совхоз алып, авылны таралырга мәҗбүр итә. Авыл кешеләренең күбесе 20 чакрым җиргә ― Тусказан авылына барып, колхозга кергән. Бер хуҗалык ― Ризаэддин Хәмидов гаиләсе Үләнкүл авылына күчеп, колхозга кергән (1930 елда ул гаиләсе белән сөрелгән).
1937 елда әле авылда кешеләр яшәве билгеле. Мәсәлән, балта остасы Гарифулла Гибаруллин 1937 елның 21 июлендә кулга алынган, шул ук елның 17 сентябрендә Омск өлкәсенең НКВД идарәсе «өчлеге» тарафыннан иң югары җәзага хөкем ителгән, 19 сентябрендә атып үтерелгән.
Социаль инфраструктура Авылда инкыйлабка кадәр үк мәктәп эшләве мәгълүм. Новониколаевскида (1925 елдан Новосибирск) ВКП(б)ның Көнбатыш Себер край комитеты һәм революцион комитеты органы буларак татар телендә чыгып килгән «Азат Себер» төбәк газетасының (газетаның баш мөхәррире Муса Йосыпов, җаваплы мөхәррире Сарим ФәхриРәйсә Шәрәфиева, Ленар Гобәйдуллин. Омскидагы татар матбугаты. «Азат Себер» газетасы. «Безнең мирас», 2021 ел, № 8 (332). ― Б.28―32.) 1924 елның 22 марты санында «Казан авылында» дигән мәкаләдә Казан авылындагы алтмыш бала укыган мәктәп хәлләре бәян ителгән:
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Наилә Галиева. Себернең югалган Казаны. «Безнең мирас», 2021 ел, № 8 (332). ― Б.13―15. Сылтамалар Список населенных мест Сибирского края. Том I округа Юго-Западной Сибири
Төркем:Большеречье районы торак пунктлары Төркем:Омск өлкәсе татар авыллары Төркем:Омск өлкәсенең юкка чыккан торак пунктлары