Гаилә бизнесы — билгеле бер гаилә яки берничә гаилә милке белән характерлана торган коммерция эшчәнлеге төре, аларның әгъзалары, династик никахлар һәм башка рәсми булмаган бәйләнешләр белән бәйле, бизнес хуҗалары һәм файда алучылары булып торалар. Яңа төзелгән бизнес берләшмәләрендә төп вазифалар һәм рольләр, шулай ук аларның эшчәнлегеннән алынган табыш һәм дивидендлар гаилә яки гаиләләр төркеме эчендә бүленә. Гаилә бизнесы гадәттә аның нигез салучысы һәм хуҗасы исеме белән атала, ул еш кына гаиләгә яки гаиләләргә караган билгеле бер компаниянең продуктлары һәм хезмәтләре сатыла торган сәүдә маркасы булып та хезмәт итә.

Гаилә бизнесы — икътисади оешманың иң борынгы һәм иң киң таралган моделе. Дөньядагы бизнесның күпчелеге — почмак кибетләреннән алып йөзләрчә мең хезмәткәре булган күпмилләтле дәүләт оешмаларына кадәр — гаилә бизнесы дип саналырга мөмкин. Гаилә бизнесы — бер үк гаиләнең ким дигәндә ике әгъзасы булган, идарә итү вазифаларын биләгән һәм устав капиталындагы өлешләрнең ким дигәндә 50 процентына ия булган юридик зат .

Гаилә керемнәре — гаилә әгъзалары чит кешеләрдән яки оешмалардан ала һәм уз чыгымнарына туләу өчен файдалана торган акча средстволары. Дөньядагы илләрнең күбесендә гаилә керемнәренең төп чыганагы — хезмәт өчен түләү. Әмма күп кенә гаиләләр, хезмәт хакы белән беррәттән, башка җитештерү факторларына ия булудан да керем алалар.

Гаилә керемнәре турындагы мәгълүматлар икътисадта эшләрнең ничек торуын бәяләү өчен дә шактый кызыклы. Моны XIX гасырда немец статисты Эрнст Энгель ачыклаган. Ул тикшергән һәм тасвирлаган бәйлелекне (аның хөрмәтенә) Энгель законы дип йөртә башлаганнар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Гаилә Төркем:Бизнес