Суфия Бадиали, Суфия Шәяхмәт кызы Мөхәммәтова (ире буенча Бадиали) (, ; 1939 елның 16 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы ― 2026 елның 24 феврале, Италия, Рим) ― опера җырчысы (меццо-сопрано), педагог, Патина шәһәре (Италия) консерваториясенең җыр кафедрасы профессоры. Сәнгать өлкәсендәге хезмәте өчен «Көмеш зәйтүн ботагы» милли премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1939 елның 16 гыйнварында Туймазыда туган Родилась будущая певица (меццо-сопрано) 16.01.1939. Онлайн-Башкортостан Вкоетакте. Уфа музыка училищесын тәмамлаган, анда вокал нигезен Аэлита Чембарисова классында үзләштергәнАгентство культурной информации: Уфа – Рим: вокальные узы. Агентство культурной информации, 11.08.2005. Аннары Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыкаль-педагогика институтында (1992 елдан ) укыган. Шул елларда булачак ире, милләте буенча итальян Массимо Бадиали белән танышкан. 1968 елдан ире белән Италиядә яшәгән. Борынгы музыка вокаль ансамбле составында дөньяның төрле шәһәрләрендә гастрольләрдә булган, Ватиканда эшләгән, Фоджа һәм Патина консерваторияләрендә укыткан, җыр кафедрасы профессоры булган.
1982 елда сәнгать өлкәсендәге хезмәте өчен Италиянең «Көмеш зәйтүн ботагы» милли премиясенә (Premio Nazionale del ramo d'ulivo D'Argento) лаек булган.
Соңгы эш урыны ― Патина шәһәре консерваториясенең җыр кафедрасы профессоры Мухаметова-Бадиали Суфия Шаяхметовна. Известные горожане. Администрация городского поселения город Туймазы.
София Бадиали ара-тирә туган якларына да кайткан. 2018 елда Туймазыда уздырылган «Озын көй» төбәкара конкурсы жюриенда катнашкан В Башкирии конкурс протяжной песни «Оҙон көй» собрал исполнителей от 8 до 80 лет. «Молодежная газета», 12.11.2018.
Уфада Шаляпин исемендәге музыка музее Музей музыки им. Ф.И. Шаляпина. ГБУКИ РБ Национальный музей РБ фондына бөек рус җырчысы Федор Шаляпинның фотосын тапшырган.
2026 елның 24 февралендә Римда вафат булган, аны Италия башкаласында җирләгәннәрВ Риме умерла певица и педагог, уроженка Башкирии София Бадиали. Башинформ, 1.03.2026
Искәрмәләр
Сылтамалар Родилась будущая певица (меццо-сопрано) 16.01.1939. Онлайн-Башкортостан Вкоетакте
Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Опера җырчылары Төркем:Италия җырчылары Төркем:Меццо-сопрано Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Гнесиннар исемендәге академияне тәмамлаучылар Төркем:Профессорлар Төркем:Италия консерваторияләре укытучылары