Салым ставкасы, салым нормасы — салым базасының берәмлегенә салым күләме. Ставка салым салу элементларының берсе.

Салым ставкасы — салым түләүче тарафыннан (салым салу берәмлегенә туры китереп) дәүләт кеременә кертелергә тиешле түләү зурлыгы, салым берәмлегенә (акча кереме, җир мәйданы яки товарларны үлчәү берәмлегенә) салым күләме. Салым күләме гадәттә икътисади эшчәнлек масштабы белән бәйле булганлыктан, ставка куллану зарур. Бер тапкыр бирелә торган салым искәрмәсе булып тора (), ул билгеле бер күләмдә салына һәм салым базасының зурлыгына бәйле түгел.

Салым салуда ставкалар төрләре Салым ставкасы — абсолют түләү суммасы яки шушы салым нәрсәгә салына (мәсәлән, керемнәр яки мөлкәт бәясе), шуның бәясенең бер өлеше ул. Әлеге ставканың сан зурлыгы нинди булырга тиеш, ул бердәм буламы яки нинди дә булса схема буенча үзгәрәме — болар гаять бәхәсле мәсьәләләр.

Дөньядагы илләр тәҗрибәсендә салым ставкалары төрләренең өч системасы:

— прогрессив;

— пропорциональ;

— регрессив ставкалар кулланыла.

Прогрессив системада салым ставкасы, салым салына торган керемнең яки мөлкәт бәясенең зурлыгы арткан саен үсә. Россиядә әлеге система, мәсәлән, XX гасырның 90 нчы елларында шәхси керемнәргә карата кулланыла иде. Ул системага бай гражданнар, байлыгы азрак булганнарга караганда, салымнар рәвешендә үз керемнәренең күбрәк өлешен түли дигән сүз.

Пропорциональ системада салым салу базасыньш зурлыгына бәйсез рәвештә салым салуның бердәм ставкасы (нормасы) файдаланыла. Россиядә мондый салым салу юридик затлар табышына салымнарда күренә.

Регрессив системада салымнарны исәпләү прогрессив системага капма-каршы рәвештә башкарыла: анда салым салына торган керем яки мөлкәтнең абсолют зурлыгы арткан саен салым ставкасы түбәнәя (кими).

Искәрмәләр

Әдәбият

Лазурина О. М., Лазурин Е. А., Юрченко А. В. Налоги и налогообложение. — Ярославль: МФЮА, 2004. — 220 с. Юткина Т. Ф. Налоги и налогообложение. — Мю: Издательский Дом" Инфра-М", 2001. — 220 с.

Төркем:Салымнар